Уразай авылы халкы ифтар мәҗлесенә җыелды
Изге Рамазан аенда авыл җирлекләрендә ифтар мәҗлесләре уздыру күркәм гадәткә әверелде.
Ифтар – Изге айда күркәм күренешләрнең берсе. Көн дәвамында ризыктан өзелеп торган организмга “бәйрәм” ясаудан тыш, юмартлыкка, бердәмлеккә бер мисал да әле ул. Ифтар ул – ашау- эчү генә түгел, аралашу, бер- береңнең хәлен белү, вәгазьләнү дә.
Уразай авылының югары оч мәчетендә дә шундый күркәм бәйрәм – ифтар ашы узды. Бәйрәм ашының төп оештыручысы, әле яңа гына авыл башлыгы вазыйфаларына керешкән – Мотыйгуллина Динара Ирек кызы булды. Һәм, әлбәттә аның кул астында эшләүче оешма хезмәткәрләре, кайберәүләре үзләре дә уразалы булуларына карамастан, бары тик хәләл ризыклардан гына аш-су табыны әзерләп, авылдашларын сыйладылар.
Авыз ачканнан соң, бирегә килүчеләр ахшам намазына басты, аны түбән оч имамы Фоат хәзрәт Галәүов башкарды. Марс хәзрәт Идиятов эчтәлекле вәгазь укыды, Уразаның тән һәм җан өчен файдасы турында да сөйләде, котлау сүзләре, матур теләкләр дә юллады.
“Раббыбыз мәҗлесебезне мөбарәк, хәерле итеп, тоткан уразаларыбызны кабул кылсын, киләчәктә дә шушындый чаралар оештырырга насыйп әйләсен, сугышлар тәмамлансын”, – дип сүзен тәмамлады Фоат хәзрәт һәм аш-су әзерләүдә, өстәлләр коруда актив катнашучыларга, ифтарга килүчеләргә олы рәхмәтен җиткерде. Моннан соң, барча авылдашлар тәравих намазына ашыкты, дип хәбәр итә Уразай авылы китапханәчесе Гөлназ Гыйззәтуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев