Үчәлле авылы Рамазан аен озата
Үчәлле авылы халкы исеменнән безгә актив хәбәрчебез Тәкъсимә Гарипова яза.
Хәзерге тормышыбыз, көнкүрешебез көннән-көн яхшыра бара. Ләкин әле һаман дөньядагы тынгысызлыкларны, күңелебездәге борчылуларны, яшәешебезнең тискәре якларын сизеп, ирексездән: “Кая барабыз? Нишлибез?” дип гаҗәпкә дә калабыз. Мәчетләребез дә артканнан арта бара. Инде дин бетте дигәндә дә, Аллаһка мең шөкер, тулы мөмкинлек бирелде. Соңгы елларда өлкәннәрнең генә түгел, балаларның да дин юлына басуы, ниятләре үз иркенә куелуы, ислам диненә тартылулары көчәя кебек.
Безнең Үчәлле авылыбыз уртасында бик матур мәчет урнашкан. Йөрәкләребезгә сихри моң салып, һәркөн азан әйтелә иде, дим… Ураза алдыннан гына авылыбызның яраткан, авылдашларның хөрмәт иткән мулласы, Сәйфиев Рәис абыйның (урыны оҗмахта булсын инде!) рухын искә алу хөрмәтеннән, аның 40-ын, мәчетебездә якын туганнары, балалары, район муллалары белән зур тантана итеп искә алу мәҗлесе уздырылды. Рәис хәзрәт ислам динен пропагандалауга зур көчен куйды, җомга намазларына авылдашларыбызны җыйнап, вәгазьләрен сөйләде. Ул бигрәк тә, мәчетебезгә янкорма төзү, оештыру эшенә башлап йөрде. (Бүгенге көндә бу вазифаны, хәзрәтебез Рәис абыйның уң кулы булган иманлы авылдашыбыз Сирин Кадыйров дәвам итә). Шул янкормада авылдашларга бүген дә Фәния апа Фәрәгатовна теләп, чын күңелдән барыбызга да дини сабакларны, йола кануннарын ислам өйрәтүләре җирлегендә тормышка ашыру-җиткерүгә зур тырышлык куя. Монда бүген дини бәйрәмнәр генә түгел, ә вафат булган якыннарыбызны искә алу мәҗлесләре, никахлар да теркәлү тантанасы бәйрәмгә тиңләшә.
Бөек айларның солтаны булган Рамазан аенда узган быелгы ифтарлар аеруча үзенчәлекле булып, ифтар мәҗлесләре күңелебездә зур урын алып тора. Без кечкенә чакта өйләрдә “авыз ачу” дигәнне генә белә идек. Шушы изге айда Ифтар үткәрү – күркәм күренешләрнең берсе, быел да ул безнең авылыбызда төрлечә узды. Һәрберсенең үз урыны, үз максаты белән җәмәгать йортында – мәчеттә, шәхси йортларда – хуҗалыкларда да башкарылды. Шәхсән үзем дә, ел да, әти-әни йортында да авыз ачу мәҗлесен уздырырга тырышам. Мондый мәҗлесләргә өлкәннәр белән беррәттән авыл яшьләре дә бик теләп йөрде. Димәк, әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләребезнең дәвамчылары да бар, дигән сүз.
Заманча сый-нигъмәттә торган табын артында Аллаһка якынаю, ураза тотуның хикмәтләре, мәгънәви файдасы мөселман тормышында аның нинди әһәмияткә ия булуы турында вәгазьләр сөйләнгәч күңелләр рухланды, Корьән-Кәримнең догалары күңелләрне дулкынландырып сафландырды.
Рамазан аенда барган шушындый изге, саваплы эшкә менә 8нче ел инде алынып, үз гамәлләрен чын намус, итагатьлек белән башкарып чыгучыларны, Аллаһ ризалыгы өчен үзләре дә ел саен ураза тотып, табын әзерләүдә зур түземлек күрсәткән остабикәләрнең исемнәрен атап үтәсе килә. Болар авылыбызның иң күркәм, булган-уңган киленнәре Шәйхетдинова Фәния, Хазиева Зөбәйрә, Әхмәтшинә Ирина, Ибрагимова Зилә, Гайнетдинова Гөлсинә, Фахразыева Гөлфия, Гатиятулина Резеда, Таҗиева Расиха, Ибраһимова Гөлнур, Гарипова Рузалияләр һәрчак бердәм булып, үзләренең күңел җылылыкларын, зәвыкларын биреп, мул итеп табыннар әзерләделәр. Гает намазларын да алар һәрчак теләп әзерли. Аллаһның олы рәхмәте яусын барысына да, саваплы эшләре үзләренә дә меңе белән кайтсын! Рәхмәтебез, хөрмәтебез Сезгә булсын! Шушындый мәҗлесләрне оештыручы – кайгыртучы, дин юлында йөрүче Ирина белән Назир Әхмәтшиннарга да аеруча Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын! Ифтар ашларыннан һәрберсе: килгән кунаклар, авылдашлар канәгать калып, һәркем аннан үзенә рухи азык туплап, оештыручыларга рәхмәтләрен белдереп, сыйланып, рухланып таралышты.
Әйе, кабат асылыбызга кайтып, әби-бабаларыбызның рухын ныгыту юлында ислам дине алдагы көннәребезне дә хәерле, бәрәкәтле кылсын иде! Барыбыз да исән сау булып, илебездә тулысынча тынычлык урнашып, киләсе Рамазан айларын да каршыласак иде! Әмин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев