Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Мәчет кенә түгел, игелек тә төзибез: Азнакай интернаты белән очрашу

Азнакайның «Зәнгәр мәчетендә Ислам дине тәрбиясе, иман байлыгы, тормышыбызның яшәү мәгънәсенә багышланган чаралар еш уза».

Шундый  күркәм очрашу районның Актүбә бистәсендә урнашкан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр белән утте.
Кунакларны мәчет имамы Нәфис хәзрәт каршы алып, төзелә торган зур, янкорма мәчет белән таныштырды, рухи ныклык  иманга килү турында сөйләде, үгет-нәсихәт  бирде.

Мәчет белән танышканнан соң мәжлес табын артында  узды. Кунаклар тәмле ризыклап белән  сыйланып, күңелле итеп аралаштылар. Хәзрәт, үтемле итеп вәгазь сөйләде.

"Зәнгәр мәчет" интернат-йортка беренче генә булышмый-мәхәллә кешеләре даими рәвештә өлкәннәргә еш кына кунакка баралар, аларга игелекле сүз һәм эш белән ярдәм итәләр.

Имам -хатыйб Нәфис хәзрәт әлеге чара хакында: "Күркәм һәм матур очрашу булды, динебез Ислам турында сөйләшеп, тормышыбызны аңлашып, догалар кылып уздырдык бу мәжлесне. Дөньяларыбыз тыныч, имин булсын, алдагы көннәребездә дә, Аллаһның рәхмәтендә яшәү насыйп булсын! – дип  белдерде.
 Мондый якыннан аралашу интернат - йортта яшәүчеләргә ныклык,сабырлык һәм яшәү рухы бирә.

Автор: Әлфия Иксанова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев