Киләсе елга да лагерьга киләчәкбез!
Яшь шәкерт-мөслимәләрнең күңелле җәйге ялы турында безгә Рәйлә ханым Яриахметова хәбәр итә.
Азнакайның Зәңгәр мәчетендә, матур гадәт буенча, һәр ел саен җәй башында балалар өчен көндезге лагерь эшләп килә. Җәйге ялны оештыру, балаларны ислам нигезләре белән таныштыру, дини-әхлакый тәрбия бирүне максат итеп куйган әлеге лагерьда 45тән артык бала (6-12 яшьлек малайлар һәм кызлар) катнашты.
Лагерь балалары өчен күрсәтелә торган хезмәтләрнең куркынычсызлыгын, уңайлылыгын һәм сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән көндезге ял 21 көн дәвам итте. Көн режимы сәламәтлекне ныгыту, физик һәм иҗади сәләтләрне үстерү өчен җәйнең матур көннәрен, саф һавасын максималь файдалану, спорт, мәдәни һәм дини чаралар үткәрүгә нигезләнгән. Туклану да тулы һәм балансланган!
“9 июнь көнне балаларның кызыклы лагерь тормышы иртәнге аштан соң лагерь сменасын ачу тантанасы белән башланып китте. Көннең беренче яртысында балалар лагерь кагыйдәләре белән таныштылар, шулай ук куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж уздылар. Биредә кызлар һәм малайлар яшь үзенчәлекләре буенча өч төркемдә шөгыльләнделәр, – дип ял тәртибе белән таныштырды өлкән мөгаллимә Сирина ханым Сәхбетдинова. – Зәңгәр мәчетнең җәйге лагерындагы һәр ял көне көн тәртибендәге план буенча үтте. Беренче көннән үк Мәнәвез балаларын кунакка чакырып, балаларның белем багажын киңәйтүне әдәп-әхлак дәресләреннән башладык: кунакларны каршылау, күршеләргә мөнәсәбәтләр турында мәгълүматлар аларда зур кызыксыну уятты.”
“Лагерьнең башка көннәрендә дә балалар өчен күңелле очрашулар оештырылды, – дип сөйләде балаларның ялын оештыруда катнашучы тәрбияче-мөгаллимә Әлфия Ильясова. – Әйтик, янгын сүндерүчеләр белән очрашуда балалар аларның авыр хезмәтләре белән, офтальмолог Гөлнара ханым белән очрашуда күз авырулары турында файдалы мәгълүмат белән таныштылар, стоматолог Руслан әфәнде Шарапов белән очрашуда спиртлы эчемлекләренең зарары турында белделәр. Химия укытучысы Феруза ханым Мөхлисова тәҗрибәләрен яратып карадылар. «Лига добра» волонтерлар төркеме белән очрашуда волонтерлар төркеме җитәкчесе Айгөл Мөнәвир кызы волонтерлык эше турында сөйләде, видеолар күрсәтте, балалар белән бергәләп чәй пакетлары тутырды, хәрби егетләр балаларның хатларын яратып укулары, саклаулары турында сөйләде, ә балалар үз чиратында, хәрбиләр өчен дип алдан әзерләгән рәсемнәрен, медальоннарын аңа тапшырдылар.”
Зәңгәр мәчетнең җәйге лагерында мавыктыргыч хезмәт дәресләре дә үтте. Биредә тәҗрибәле һәм оста мөгаллимәләр Эльза ханым Гарифуллина белән Раушания ханым Шакирова балаларны кул эшләренә өйрәттеләр.Өйрәтеп кенә калмадылар, һәр баланы үз кулы белән камил рәвештә агачтан кораб, кипкән чәчәкләрдән матур экспозиция, кәгазьдән панно ясаттылар.
“Хезмәт дәресендә тәмле кейк-попслар да ясадык. Бик ошады, хәтта әзерләү рецептын да язып алдым, өйдә тагын ясаячакмын,” – дип сөйләде көчкенә генә мөслимә Сәминә Шәрипова.
«Туган тел» бәйрәме дә оештырылды. Бу чарага балалар бик нык әзерләнгәннәр иде, якташыбыз шагыйрә Ильмира ханым Салахованың иҗатына нигезләнеп туган телнең әһәмияте турында уйланырга этәрә торган спектакль куйдылар. Әлбәттә, бу матур чарага әти-әниләр һәм пьеса авторы Ильмира Салахова үзе чакырулы иде.
«Татар телен өйрәнегез, балалар! Аны белсәгез, башка телләрне өйрәнү җиңел булыр. Туган телебезне хөрмәт итегез, туган илебезне яратыгыз, тәүфыйклы, иманлы булып үсегез!» – диде Зәңгәр мәчет имам-хатыйбы Нәфис хәзрәт Хәкимов.
Чараны тәмамлап, балалар «Туган тел» җырын башкардылар һәм татарча шигырьләр сөйләделәр.
Бик тә кызыклы, күңелле үткән җәйге лагерьның соңгы көнендә баланың һәммәсенә дә тәм-том, китап һәм мәктәп кирәк-яракларыннан торган пакет тапшырылды. Мөгаллимәләргә рәхмәт сүзләре җиткереп, бала-чага: “Киләсе елга да лагерьга киләчәкбез!” – дип шатлыкларын күңелләренә сыйдыра алмыйча елмаеп таралыштылар. Хәер, араларында моңаеп елаучылар да бар иде: “Сезнең белән бер дә аерыласы килми”, – диде алар тәрбияче апаларга һәм яңа дус-ишләренә. Шуңа күрә саубуллашканда остазлары: “Дини белем сукмагында очрашырга, аралашып яшәргә насыйп булсын!” – дип дога кылдылар.
“Өч атна барган лагерь тәмам булу уңаеннан Зәңгәр мәчет җитәкчесе Нәфис хәзрәткә, балаларны оештырып, саклап, яклап, көйләп, назлап йөртүче тәрбиячеләребез, остазларыбыз Сирина ханымга, Эльза ханымга, Әлфия ханымга, Раушания ханымга, балаларыбызны тәмле-татлы ризыклар белән сыйлаучы Флера ханым, Гөлнәзирә ханым, Мөслимә ханымга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Беренче көннән үк лагерьга килү белән балалар мондагы мохиткә зур игътибар итте, монда ихласлык, жылылык тойдылар! hәркөнне Нәфис хәзрәтнең вәгазьләрен безгә, әти-әнигә җиткерделәр, бу белемнәр күңелләрен йомшартты! Без өйдә тотына алмаган эшләрне эшләдегез, балаларда ышаныч уяттыгыз! hәр баланың сәләтен ачтыгыз! Аллаhнын чиксез рәхмәте булсын сезгә!” – дип, балаларның җәйге яллары белән канәгать калган ата-аналар рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев