Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Карамалы авылында Корбан гаете бәйрәме узды

Бүген районыбыз авыллары мәчетләрендә мөселманнар изге Корбан гаетен зурлап билгеләп үтә. Карамалы авылында да халык иртәнге сәгатьләрдә мәчеткә җыелып, бәйрәм намазында катнашты.

Авылдашларын бәйрәм белән котлап, җирлек башлыгы Артур Ногманов изге теләкләрен җиткерде.

— Сау-сәламәт булыйк, мәчетләребез һәрчак шулай халык белән тулы торсын, — диде ул.

Имам-хатыйп Әнис хәзрәт бәйрәм вәгазе сөйләде, Корбан гаетенең фазыйләтләре турында искә төшерде, Коръән аятьләре укыды.

Соңыннан авыл халкы ил-көнгә иминлек, тынычлык сорап бергәләп дога кылды һәм бәйрәм намазы укыды.

Бүген һәм иртәгә авылда корбан ашлары уздыру да планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев