Карамалы авылы халкы ифтар ашына җыелды
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Карамалы авылы халкы ифтар ашына җыелды

Һәр мөселман кешесе өчен көтеп алган, тәкъвалык ае булган Рамазан ае да ахырына якынлашты.

Бу айда районыбызның бер генә мәчете дә буш тормады: аларның һәркайсында ифтар мәҗлесләре оештырылды, тәравих намазлары укылды.

Карамалы авылында да күркәм итеп ифтар ашы  уздырылды. Игелекле авылдашлар көче белән әзерләнгән мул табыннар артына дин кардәшләребез җыелды, сый-нигъмәтләр белән сыйланды, тоткан уразалар, уздырган ифтарлар кабул булсын дип, илләребезнең тынычлануын теләп догалар укылды.

Карамалы авылы имам-хатыйбы Әнис хәзрәт үзенең вәгазендә Рамазан аеның кыйммәтләренә, ураза тотуның асылына тукталды.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев