Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Җитәкчеләр Азнакайның Зәңгәр мәчетен төзекләндерү турында сөйләштеләр

Мәгълүм булганча, Зәңгәр мәчеттә зур төзекләндерү эшләре бара

Ул тагын да киңәя, өр-яңа күлмәген кия. Мәчетне төзекләндерү эшендә халкыбыз аеруча зур өлеш керткән. Ул бик матур проект белән төзекләндерелә. Халкыбыз әлеге изге эшнең башында торган, оештыру эшләре белән йөрүче Нәфис хәзрәткә дә бик рәхмәтле. Әлбәттә, әлеге изге эштән нефтьчеләребез, оешма-предприятие җитәкчеләре дә читтә калмый. Әмма әле эшлисе эшләр дә бихисап. Бу көннәрдә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, “Азнакайнефть” идарәсе җитәкчесе Алмаз Фәритов һәм башка нефтьче җитәкчеләр, мәчет хезмәткәрләре, төзүчеләр белән берлектә мәчеттә төзелеш эшләре белән танышып, алга таба башкарасы эшләр буенча фикер алыштылар.

 –Үзебезнең яраткан Зәңгәр мәчетебезне төзекләндерүдә ярдәм күрсәткән һәркемгә зур рәхмәт, – диде Марсель Шәйдуллин. – Бүген мәчетне карап чыктык, ничек ярдәм итәргә булу хакында фикер алыштык. Әле ярдәм тагын да бик кирәк. Менә Алмаз Җәүдәтович тагын да ярдәм итәбез, ди. “Татнефть” АҖ генераль директоры Наил Мәгановка, депутатыбыз Рөстәм Мөхәммәдиевка да хат белән чыктык. Мәчетебезне бердәм булып, бергәләп төзекләндереп бетерербез дип ышанам, – диде ул.

Район башлыгының теләкләренә Алмаз Фәритов та кушылды һәм ул уртак көч белән, бергә-бергә бу эшне башкарып чыгуларына ныклы ышанычын белдерде.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев