Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Исмаил Хәзрәт: “Яңгыр яуган вакытта догалар кабул була”

Азнакайда корбан гаете уңаеннан 2000 кешелек аш мәҗлесе узды

Матур традициягә әйләнгән мәҗлес табыны “Юбилей” стадионында  әзерләнде

Азнакайда хәзер ничә ел рәттән менә шулай зурлап Корбан ашлары, Рамазан аенда ифтарлар уздырыла. Корбан мәҗлесенә мәчет-мәдрәсәләргә йөрүчеләр, имамнар, ветераннар, физик мөмкинлекләре чиклеләр, махсус хәрби операциядән ялга кайтучылар, аларның гаиләләре һәм башкалар җыелган иде.

Азнакай районы мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин бәйрәм мәҗлесен изге коръән сурәләре белән ачып җибәрде, һәммәсен мөбарәк Корбан бәйрәме белән тәбрикләде.

“Менә шулай ел саен без хакимият хезмәткәрләре белән берлектә Корбан мәҗлесе оештырабыз. Матур традиция буенча  корбан итләрен, күчтәнәчләрне мохтаҗларга, ялгызларга, мөмкинлекләре чиклеләргә таратабыз. Бүген Азнакайдан, Актүбәдән, авыллардан кунаклар чакырдык. Башка шәһәрләрдән килгән кунакларыбыз да бар.  Мәҗлесебезнең иң кадерле кунаклары – махсус хәрби операция ветераннары, ялга кайткан хәрбиләр, аларның әти-әниләре. Алар  безнең иминлегебез сагында, безнең горурлыгыбыз. Бөтен халык исеменнән аларга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.  Шундый батыр уллар үстергән әти-әниләребезгә  рәхмәт. Бүген без махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган ир-егетләребезне искә алып, рухларына догалар кылабыз. Бер-беребезгә ярдәм итик! Бердәм булыйк! Дус һәм тату яшик!” – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Әлмәт шәһәреннән килгән Исмаил хәзрәт тә күңелләребезне изге коръән сурәләре белән сафландырды, ул азнакайлыларның мондый игелекле гамәлләренә соклануын белдерде:

“Мондый мәҗлесләр үткәреп сез башкаларга үрнәк булып торасыз. Ул җитәкчелектән, халыкның үзеннән тора. Яңгырлардан да курыкмыйча бердәм булып килгәнсез.  Яңгыр яуган вакытта догалар кабул була “, – диде ул.

Амин шулай булсын иде. Чалган корбаннарыбыз, кылган догаларыбыз кабуллардан булсын! Күңелләребезне сафландырган Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев