Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Бүген Азнакай халкы изге Ураза гаетен бәйрәм итә

Бүген мөселман халкы үзенең иң изге бәйрәмнәренең берсе булган Ураза гаетен бәйрәм итә. Бу уңайдан Азнакай районы һәм шәһәре мәчетләрендә дә гает намазлары укылды, вәгазьләр тыңланды, тәкъбирләр әйтелде.

Шәһәрнең Ак мәчетендәге очрашу  Корьән аятьләре укудан  башланды 

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин җыелган халыкны бәйрәм белән тәбрикләп, илләребезгә муллык, һәрбер гаиләгә татулык-иминлек теләде:

“Барыбызга да сафлык иңсен иде, күңелләр киң булсын, олылар олыны, кечеләр кечене хөрмәтләсен. Илаһи дөньяның бар матурлыгын   күреп яшәргә насыйп булсын барыбызга да». Алга таба районның имам хатибы Азат Талибуллин Гает намазын башкарды. 

Рамазан аенда мөселманнар ураза тотып, тәравих намазлары укыдылар,  догалар кылып, ятимнәргә, авыр тормышта яшәүчеләргә, балаларга сәдакалар таратып, изге теләклар теләделәр.

Ураза гаете һәрберебезгә күңел күтәренкелеге, үз көчебезгә ышану хисен  өстәсен,  хәерле гамәлләргә бәрәкәтле этәргеч бирсен. Чиста күңелдән укыган догалар, изге гамәлләр, теләкләр кабул булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев