Азнакайлыларга Корбан гаетен үткәрү тәртибе
9 июль – Корбан гаете – мөселманнарның иң зур бәйрәмнәренең берсе.
Корбан чалу кемнәргә фарыз, малның арзанлырагын эзләргә ярыймы, гаиләдәге бөтен кешеләр исеменнән бер корбан чалу дөрес буламы? Әлеге һәм башка сорауларыбызга Азат хәзрәт Талибуллин җавап бирә.
- Иң элек корбан чалу гыйбадәтенең әһәмияте, файдасы турында әйтеп китсәгез иде.
- Корбан бәйрәме җиткәч корбан чалу – мал белән башкарылучы үтәлүе мәҗбүри булган гыйбадәтләрнең бер төре. Һәр гамәлдә ният мөһим. Корбан чалу бары бер ният – Аллаһ ризалыгы өчен, биргәннәренә шөкер итү йөзеннән башкарылырга тиеш. Корбан чалу йоласы мөселманның күңелен сафландыра, иманын ныгыта.
- Корбан чалу кемнәргә фарыз?
- Корбан чалу – моны башкарырга мөмкинлеге булган һәрбер мөселманның Аллаһ каршындагы бурычы. Әгәр кешенең матди хәле корбан сатып алырлык булмаса – аңа мәҗбүри түгел. Бу эшне башкарырга ниятләгән мөселманның үз акылында, балигъ яшендә булуы һәм сәфәрдә булмавы шарт.
- Нинди хайваннарны корбан чалырга рөхсәт ителә? Сатып алганда, кыйммәтсенеп, арзанрагын эзләргә ярыймы?
- Корбанга бары тик кәҗә, сарык, сыер, үгез, дөя генә чалына. Сарык малы бер яшьлек (бер яшьлек кебек таза, көр булса, алты айлык та ярый), сыер малы – 2 яшьлек, дөя 5 яшьлек булуы зарур. Мал гарип, яисә аның физик яктан кимчелекләре булмаска тиеш. Корбанның арзанрагын эзләргә була. Хәтта бәясен дә сатулашырга мөмкин, ләкин килешү ызгыш-талашка китмәскә тиеш.
- Корбан кемгә атап чалына?
- Гаиләдә фәкать бер генә хайван корбан итәргә мөмкинлек бар икән, ул гаилә башлыгы исеменнән чалынсын. Алай эшләнсә, барлык гаилә әһелләренә дә савап була. Башка гаилә әгъзасы яки вафат булган туганың исеменнән дә корбан чалырга ярый, ләкин әүвәл гаиләдәге ир кеше (хуҗа) исеменнән чаласы, ә туганнарың өчен икенчене чалу таләп ителә.
- Корбан чалу вакыты кайчан һәм тәртибе нидән гыйбарәт?
- Корбан чалу вакыты бары тик 3 көн. Быел ул 9-11 июль көннәренә туры килә. Иң хәерлесе — Корбан гаете көнне, бәйрәм намазы укылганнан соң чалу. Киләсе тагын ике көн эчендә бу эшне башкарырга була. Корбан чалу дөрес булсын өчен, малның башын кыйбла тарафына куеп, ният кылу һәм чалуны «Бисмилләһи Аллаһу әкбәр» дип (кычкырып яки эчтән генә) әйтеп башкару. Болар төп шартлар. Бу үтәлсә корбан чалу дөрес була. Аннан соң корбанның хуҗасы (үзе чалмаса да) түбәндәге доганы укыса яхшы: “Бисмилләһи валлаһу әкбәр. Аллаһуммә минкә уә ләк. Аллаһуммә тәкаббәль минни.” Тәрҗемәсе: “Аллаһ исеме белән. Аллаһ бөек. Синнән алабыз һәм Сиңа кайтарабыз. Йә Аллаһым, кабул ит!
- Итне нишләтергә, тиресен кая куярга?
- Корбан итен кешеләргә таратып бетерергә дә мөмкин, үзеңә генә калдырсаң да ярый. Иң яхшысы, өч өлешкә бүлү: бер өлешен туганнарга, якын кешеләргә, дусларга. Икенче өлешен фәкыйрь, мохтаҗ кешеләргә таратырга. Өченче өлешен үзеңдә калдырырга. Үзеңдә тулысынча калдырып, аш уздырып кешеләрне сыйларга да мөмкин. Корбан итен сатарга һәм суеп бирүчегә хезмәт хакы итеп бирергә ярамый. Итне мөселман булмаган кешегә күчтәнәч итеп бирү рөхсәт ителә. Тиресен элек мохтаҗларга, хәйрия оешмаларына биргәннәр, үзләре кулланган, ләкин хәзер аны алучы булмау сәбәпле, корбан гыйбадәтенә хөрмәт йөзеннән җиргә күмеп кую хәерлерәк.
Корбан кебек бәйрәмнәр кешеләрне бер-берсенә хөрмәт, ихтирам белән карарга, ярдәм кулы сузарга өйрәтә. Бу күркәм чарада мөмкинлеге булган һәркем катнашсын, хәленнән килгәнчә корбан чалсын иде дигән теләктә калабыз. Аллаһы Тәгалә барлык яхшы гамәлләребезне кабул итеп, гыйбадәтләребез өчен савапларын арттырып, ике дөньяда да үзенең чиксез мәрхәмәтен бирсен! Шушы изге вакытларда, догаларыбыз кабул була торган мизгелләрдә, күңелләребезне игелеккә юнәлтеп, тирә-якка мәрхәмәт күзләре белән карарга өйрәнеп, һәммәбезгә дә Аллаһкы Тәгаләгә якынаерга насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев