Азнакайда калкып килүче чиркәүгә гөмбәз эшләнә (ФОТО+ВИДЕО)
Шәһәребездә төзелеп килүче храмның эчке өлешендә эшләр җәелдерелде, бер үк вакытта аның гөмбәзен җыюга да керештеләр. Ул Ростов өлкәсеннән кайтарылды.
Биредәге төзелеш Азнакай приходы настоятеле Георгий атакайның ныклы контролендә.
–Шәһәрдәшләребез дә эш кораллары белән килеп, чиркәү төзелешенә үз ярдәмнәрен кертергә тырышалар, – ди ул. – Әнә, күрәсез, бүген дә байтак кеше килде.Төзүчеләр гөмбәзне шушы 10 көн чамасы эчендә тулаем җыелып бетәр, дип вәгъдә итәләр. Аннары аны тышлауга керешелер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев