Азнакай районы имамнары Әсәйгә җыелды
Районыбыз имамнарының үзара җыелып, килеп туган проблемаларны уртага салып сөйләшүе матур бер гадәткә әйләнде.
Шундый очрашуның чираттагысы Әсәй авылында үтте.
Күчмә утырышта район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, Татарстан мөфтиятенең көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин, Азнакай районы имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин һәм имамнар катнашты.
Казый буларак, Марат хәзрәт үзен борчыган мәсьәләләргә кагылып үтте.
– Бүген җәмгыятебездә гаиләнең дәрәҗәсе төшеп бара, аның кыйммәтләрен югалтабыз, аерылышулар күп. Гаилә корганда яшьләр никахның әһәмиятен дә аңлап җиткерми шикелле. Шуңа, үз чиратыбызда, мәчетләрдә дә аңлату эшләре алып бару сорала. Никах – ныклап уйланган адым булырга тиеш, – диде казый.
Айдар Хәлиуллин үзенең чыгышында гаиләләрне саклауда район тәҗрибәсе белән дә уртаклашты.
– Районыбызда гаиләләрне саклап калу өчен бар көчебезне куябыз. ЗАГСка гариза язган парлар белән район җитәкчелеге шәхси очраша, аңлаша. Әти-әниләр белән дә сөйләшәбез. Аерылышу турындагы гаризаларын кире алучылар күп, бу эшебезнең нәтиҗәсе бар дигән сүз, – диде ул.
Очрашуны дәвам итеп, Әсәй авылы имам-хатибы Рәфис хәзрәт ел дәвамында алып барылган эшләргә тукталып үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев