Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин ифтар уздырды

Изге Рамазан ае дәвам итә. Алдагы еллардагы шикелле үк, быел да шәһәр һәм район мөселманнары күмәк намаз уку өчен дин йортлары – мәчетләргә җыела.

Ифтар ашлары – Рамазан күрке дибез. Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин да һәр Рамазан аенда шәһәребезнең үзәк Ак мәчетендә ифтар ашы оештыра. Быел анда 200 кешелек мул табын әзерләнде. Бирегә районыбыз һәм авыл җирлекләре җитәкчелеге, имамнары, ураза тотучы кардәшләребез җыелган иде.

Җыелучыларны сәламләп, район башлыгы ураза аеның рухи чистарыну ае булуын, бу айда үзеңне сынау мөмкинлеге тудырылуын ассызыклады. 

– Рамазан ае – игелекләр ае. Шуңа да барыбыз да саваплы гамәлләрне күбрәк кылып калырга ашыксак иде. Тоткан уразаларыгыз кабул булсын, барыгызга да сәламәтлек, иминлек телим, – диде җитәкче.

Азнакай имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин үтемле вәгазь сөйләде, Коръән аятьләрен укыды, илебезгә иминлек, бәрәкәт, тыныч тормыш сорап дога кылды. Кичәдә Татарстан мөфтиятенең көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин да катнашты.

Мөселманнар авыз ачканнан соң бергәләп намазга бастылар. 
Аннан мул табыннар артында ифтар кунаклары иркенләп сыйланып, аралашып утырдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев