Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин ифтар ашы уздырды

Рамазан аенда ифтар ашлары уздыру – борынгыдан килгән матур гадәтләрнең берсе.

Бүген аларны өйләрдә дә, мәчетләрдә дә үткәрәләр.

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин да һәр Рамазан аенда шәһәребезнең үзәк Ак мәчетендә ифтар ашы оештыра. Быел да районыбыз һәм авыл җирлекләре җитәкчелеге, имамнары, ураза тотучы кардәшләребез бердәм булып ифтар ашына җыелды.

Кунакларны сәламләп, район башлыгы Рамазан аеның рухи чистарыну ае булуын, бу айда үзеңне сынау мөмкинлеге тудырылуын ассызыклады. 

– Ел дәвамында зарыгып көтеп алган Рамазан ае – игелекләр ае. Шуңа да барыбыз да саваплы гамәлләрне күбрәк кылырга ашыгыйк. Әмма алар бер ай белән генә чикләнмәсен, дәвамлы булсын иде. Тоткан уразаларыгыз кабул булсын, ил-көннәребез гел тыныч торсын, – диде җитәкче.

Мәҗлестә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та катнашты. Аның үтемле вәгазен азнакайлылар таң калып тыңладылар.

Фото: aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев