Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайның Зәңгәр мәчетендә Шигырь бәйрәме узды

Азнакай шәһәренең Зәңгәр мәчетендә җәйге лагерьга йөрүче балалар шагыйрә Резеда Шәрипова һәм Ильмира Сәлахова белән очраштылар.

Шагыйрәләр иҗатлары белән таныштырганнан соң, балалар кунакларга лагерьда алган белемнәрен күрсәттеләр.
Биредә алар күңеленә иман нуры белән бергә туган телебезгә мәхәббәт орлыклары да салына.
«Татар телен өйрәнегез, аны белсәгез, башка төрки телләрне өйрәнү дә җиңел булыр. Туган телебезне хөрмәт итегез, туган илебезне яратыгыз, тәүфыйклы, иманлы булып үсегез!» — диде Зәңгәр мәчет имам-хатыйбы Нәфис хәзрәт Хәкимов.

Җәйге лагерьда балаларның ялын күңелле итеп Сирина Сәхбетдинова, Эльза Гарифуллина, Әлфия Ильясова  оештыра.

Соңыннан балалар «Туган тел» җырын башкардыларһәм татарча шигырьләр сөйләделәр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев