Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайның Зәңгәр мәчетендә Әлифба бәйрәме үткәрелде

Бәйрәм иң оста шәкертләрнең берсе булган Рияз Зариповның Коръән сүрәсен укуы, теләк теләп дога кылуы белән башланып китте.

«Октябрь аеннан алып май азагына кадәр мәчетебездә эшләп килгән якшәмбе мәктәбендә иллегә якын балага дин сабаклары укытыла. Бәйрәм чарасы да алар өчен оештырылган иде. Мәчетебездә тәҗрибәле мөгаллим-мөгаллимәләребез уку-укыту һәм тәрбия өлкәсендә зур эшчәнлек алып баралар. Башлангыч төркемдә гарәпчә укырга теләге булган һәр балага гарәп хәрефләрен танырга өйрәтәләр. Дәвам итә торган төркемнәрдә узган елда мәчетебездә белем алган шәкертләребез Коръән уку кагыйдәләрен, әдәп-әхлак нигезләрен, намаз тәртипләрен үзләштерәләр, Коръән аятьләрен яттан сөйлиләр, ә малай шәкертләребез аһәңле итеп азан әйтергә өйрәнәләр. Шулай ук кыз-малайлар өчен тегү түгәрәге дә уңышлы эшләп килә. Балалар бу «хезмәт дәресен» аеруча яраталар. Ата-аналар белән дә тыгыз элемтәдә, балаларның уку процессында катнашсыннар, уңышларын үз күзләре белән танып белсеннәр дигән максаттан, алар өчен һәрдаим ачык ишекләр көне үткәреп торабыз», – дип сөйли Зәңгәр мәчетнең имам-хатыйбы Нәфис хәзрәт Хәкимов.

Әлифба бәйрәме квест-уен формасында узды. Балалар уку елы дәвымында алган белемнәренә нигезләнеп төрле дөньяви һәм дини сорауларга җавап бирделәр, яттан сүрәләр сөйләделәр. «Тәме буенча тап», «Дуслык паровозы», «Сөрле алан» дигән, һ. б. шундый күп кенә уеннарда көч сынаштылар. Нәтиҗәдә зирәклектә һәм тапкырлыкта барган бәйгедә дуслык җиңде.

Ахшам намазына азан әйткәннән соң балалар намаз укып мул табынга рәхим иттеләр. Балалар бу чарадан үзләре өчен күп үңай кичерешләр алдылар. Бәйрәмнән соң алдан әзерләнгән пакет-бүләкләр белән яшь шәкертләр шатланып өйләренә таралдылар.

«Хөрмәтле мәчет хезмәткәрләре, укытучыларыбыз, мәчет пешекчеләребез, бигрәк тә Нәфис хәзрәт Сезгә! Балаларыбыза шундый бәйрәм чарасы оештырганыгыз өчен, куйган изге хезмәтегез өчен Аллаһының мең рәхмәте яусын! Балаларга бик ошады, бик сөенеп кайттылар, букчалары тулы күчтәнәч. Барлык тырышлыкларыгыз өчен чиксез хөрмәтебез һәм рәхмәтебез», – дип ата-аналардан рәхмәт сүзләре килде.

Материал авторы: Рәилә Яриахметова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев