Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайның Ак мәчетендә имамнар һәм укытучы – остазлар белән бергә киңәшмә уздырылды

Анда Руслан Дәүләтшин катнашты һәм имамнар, остазларны Мәүлид бәйрәме, Өлкәннәр көне белән тәбрикләде.

Анда Азнакай районы башкарма комитетының эшләр идарәчесе Руслан Дәүләтшин катнашты һәм имамнар, остазларны яңа уку елы башлану, Мәүлид  бәйрәме, Өлкәннәр көне белән тәбрикләде, дини кыйммәтләрне таратуда зур өлеш куйган остазларга олы рәхмәтен белдерде. Азнакай шәһәре һәм районы имам-хатыйбы Азат хәзрәт Талибуллин Коръән аятьләре, вәгазьләр укыды. Җыелышка килүчеләр Вәлиулла хәзрәт Галимовның “Хәләл һәм хәрам кәсеп”, һәм башка темаларга вәгазьләр тыңладылар, Хаҗ сәфәренә баручыларның тәэсирләре белән уртаклаштылар. Мәҗлес бәрәкәтле табын артында дәвам итте һәм Коръән укып, дога кылынып тәмамланды.

Тулырак “Маяк” газетасыннан укырсыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев