Азнакайда махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләрнең якыннарын хөрмәтләделәр
Бүген Ак мәчеттә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның әти-әниләре, тормыш иптәшләре белән очрашу узды.
Кичәне район мөхтәсибе Азат Талибуллин эчтәлекле вәгазь белән ачып җибәрде, һәркемгә күркәм сабырлыклар теләп, әрвахлар рухына дога кылды.
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин якыннарын югалткан райондашларыбызның олы хәсрәтләрен янә уртаклашып, каһарман егетләребез алдында баш иде.
«Егетләребезнең кыска гына гомерләре Ватанга хезмәт итүнең олы үрнәге булып, якташларыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Шундый лачын уллар үстергәнегез өчен барлык азнакайлылар исеменнән рәхмәт сүзләрен һәм олы кайгыгызны уртаклашу хисләрен җиткерәм», - диде Марсель Шәйдуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!