Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайда корбан гаете уңаеннан 2000 кешелек аш мәҗлесе узды

Матур традициягә әйләнгән мәҗлес табыны «Юбилей» стадионында әзерләнде.

Анда мәчет-мәдрәсәләргә йөрүчеләр, имамнар һәм аларның ярдәмчеләре, ветераннар, физик мөмкинлекләре чикле балалар, махсус хәрби операциядән ялга кайтучылар, аларның гаиләләре һәм башкалар җыелган иде. Гомумән, бәйрәмгә килүче беркемне дә кире бормадылар.  

Азнакай районы мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин бәйрәм мәҗлесен изге коръән сурәләре белән ачып җибәрде, һәммәсен мөбарәк Корбан бәйрәме белән тәбрикләде. Әлмәт шәһәреннән килгән Исмаил хәзрәт тә күңелләребезне изге коръән сурәләре белән сафландырды, ул азнакайлыларның мондый игелекле гамәлләренә соклануын белдерде.

«Менә шулай ел саен без хакимият хезмәткәрләре белән берлектә Корбан мәҗлесе оештырабыз. Игелекле эштән район-шәһәр җитәкчеләре, депутатларыбыз, эшмәкәрләр, волонтерлар, мәктәп туклану комбинаты хезмәткәрләре, тагын да бик күпләр читтә калмады. Барысына да зур рәхмәт. Илебез тынычлыгы сагында торучы хәрби операциядәге ир-егетләребезгә рәхмәт! Игелекле гамәлләрне һәр көнне кылыйк! Янәшәбездә  мохтаҗлар, мөмкинлекләре чиклеләр барын онытмыйк, бер-беребезгә ярдәм итик!» – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Әнә шундый күңелләрне сафландырган, үзара «Рәхмәт»ле бәйрәм булды бу.

«Актүбә бистәсеннән килдек, бик күңелебез булды. Безне шулай хөрмәтләгәннәре өчен рәхмәтебезнең чиге юк», – ди Актүбә  физик мөмкинлекләре чиклеләр җәмгыяте җитәкчесе Ләйлә Кәрамова.

«Хәзер менә ничә ел рәттән менә шулай зурлап Корбан ашлары, Рамазан аенда ифтарлар уздырыла. Бар кешене дә җыеп, күңелен күреп, шулай хөрмәтлиләр. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешергә насыйп булсын!» – ди Фирдәвес  хәзрәт. 

Амин! Шулай булсын!  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев