Азнакайда ифтар мәҗлесләре уза
Изге Рамазан аенда иң күркәм күренешләрнең берсе – ифтар.
Мөселман халыкларында ифтарларны күркәм бәйрәм мәҗлесе төсендә үткәрү гадәткә кергән. Ифтар ул мөһим гыйбадәтнең уңышлы тәмамлануын белдерүче чара, зур рухи файдага ия булган гамәл. Бу күркәм һәм саваплы гамәлдән Азнакай районы халкы да читтә калмады. Авылларда, Актүбә бистәсендә, шәһәр мәчетләрендә Рамазан аеның беренче көненнән үк тәравих намазлары укыла, ифтар мәҗлесләре уздырылып килә. Шундый күркәм чара шәһәрнең «Акчарлак» ресторанында да үтте. 200 кешегә исәпләнгән мондый күркәм мәҗлесне район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәр ел саен уздыра. Аның быелгысында СВОда катнашкан якташ егетләребез, хәрби хәрәкәтләр вакытында һәлак булган егетләрнең әти- әниләре, якыннары чакырулы иде.
Бирегә шулай ук, район һәм авыл җирлекләре җитәкчелеге, имамнар, ураза тотучы райондашлар җыйналды. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашучыларга изге теләкләрен җиткереп, ураза тотучыларга саулык-сәламәтлек, башлаган һәр эштә уңышларга ирешүләрен, бүген илебез данын яклап көрәшүче егетләребезнең җиңү белән туган якларына әйләнеп кайтуын теләде.
Районда бүген 50 дән артык мәчет эшләп килә, рамазан аенда Аллаһ йортларына халык тагын да күпләп йөри, бу яхшы күренеш, дип билгеләп үтте Азнакай районының имамы Азат хәзрәт Талибуллин.
Авыз ачканнан соң тәравих намазы укылды, алга таба мөселман кардәшләр мул табыннар артында сыйланып утырды. Бу изге ай һәрбарчагызның күңеленә җиңеллек китерсен.
Тоткан уразаларның савабын күрергә насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев