Азнакайда бүген Раштуаны бәйрәм итәләр.
Азнакайда Вера, Любовь, Надежда һәм аларның аналары София исемен йөрткән чиркәүдә бәйрәм служба белән башланды.
Провославие динендәгеләрне Азнакай районы башкарама комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм шәхсән үзе исеменнән тәбрик итте:
“Сезне чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән котлыйм. Раштуа кешеләрне мәрхәмәткә, изгелеккә өнди. Азнакай районында төрле милләт һәм дин вәкилләре бердәмлектә, татулыкта яшиләр, туган җиребезнең үсеше өчен тырыш хезмәт куялар. Безнең бәйрәмнәребез дә, алда торган бурычларыбыз да бер. Һәрбер йортка иминлек, бәхет, шатлык, муллык телим!” - диде ул.
Раштуа бәйрәме Актүбә бистәсе чиркәвендә аеруча оешканлык белән узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев