Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакай районы Югары Стәрле авылында гошер сәдакасы җыйдылар

Районыбызның Югары Стәрле авыл җирлегендә яшәүчеләр игелекле эшләрдә һәрчак бердәм катнашалар.

Бу көннәрдә алар зур оешканлык күрсәтеп, гошер сәдакасы җыйдылар.

Авыл халкы бу игелекле гамәлдә актив катнашып, Урыссу мәдрәсәсендә белем алучы шәкертләрне көзге нигъмәтләр белән сөендерергә ашыкты.

– Гошер сәдакасы итеп бирелгэн яшелчә, җиләк-җимешләрне, кайнатмаларны, балларны мәдрәсәгә илтеп тапшырдык, әйбер бик күп җыелды, машина белән өч рейс ясадык. Һәркемнең  гошер сәдакасы кабул булсын. Барыбызга да иман байлыгы, саулык, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге насыйп булсын, – ди авыл имам-хатыйбы Галимулла хәзрәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев