Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакай районы Ирекле авылында мәчет ачылды

2024 ел 17 июнь. Корбан бәйрәменең икенче көне

Бу көн Азнакай районы, аеруча Ирекле авылы халкы өчен истәлекле вакыйга булып тарихка кереп калыр. Тантанага бәйрәмчә ап-актан киенгән авылдашлар, килгән кунаклар һәм, әлбәттә җитәкчеләр җыелдылар. Тантананы Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып, тәбрикләү сүзе белән чыкты, изге теләкләрен җиткерде, иганәчеләр, гомумән, әлеге мәчетне төзүдә үзеннән өлеш керткән һәркемгә олы рәхмәтләрен җиткерде. Аның телекләренә Азнакай районы мөхтәсибе Азат Хәзрәт Талибуллин де кушылды. Бәйрәм  матур теләкләр, бүләкләүләр белән дәвам итте. Мәчет манарасына ярым ай куелды. Ир-атлар мәчеткә кереп намаз укыдылар, изге теләкләрен теләделәр. Бәйрәм мул итеп әзерләнгән Корбан ашы мәҗлесе белән дәвам итте.

Тулырак “Маяк” газетасыннан укырсыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев