Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов азнакайлыларны кабул итте
Бүген “Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсендә ТР Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов азнакайлыларны кабул итте.
Очрашуда район башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе Руслан Дәүләтшин да катнашты. Депутат янына килүчеләр күбрәк шәхси характерда булган үтенечләр белән мөрәҗәгать итте. Тормышның авыр хәлендә калган балаларга ярдәм итү, юлларны чистарту мәсьәләсе буенча, сәламәтлеге ягыннан мөмкинлеге чикле булганнарга ярдәм сорап килүчеләр бар иде. Нәҗип Нәкыйпович һәр үтенечне җентекләп өйрәнеп, кулыннан килгәнчә ярдәм итәчәкләрен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев