Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Алмаз Фәритов төрле сораулар белән килгән азнакайлыларны кабул итте.
«Бердәм Россия» партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсендә узган чарада район башлыгы урынбасары Айдар Хәлиуллин да катнашты.
Депутат һәм җитәкче һәр кешенең хәленә кереп, битараф калмыйча ярдәм итәргә тырыштылар. Сайлаучыларның күпчелеге матди ярдәм сорап килсә, стажы күп булып та, пенсия күләменең аз булуы, юл төзекләндерү, электр линиясе сузу кебек алга таба җентекле өйрәнү һәм җаваплы хезмәтләр белән үзара фикер алышуны таләп итә тоган мәсьәләләр дә бар иде. Гозерләрнең берсе дә игътибарсыз калмады.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев