31 декабрь 2016 яңалыклары
-
Азнакайлылар 31 декабрьдә үзәк чыршы янында иске елны озатты
Матур традиция буенча, быел да 31 декабрь көнне азнакайлылар Татарстан мәйданындагы Үзәк чыршы янында бергәләп иске елны озатты. Бәйрәм тамашасы барышында мәйданда алма төшәр урын да булмады: чыршы яны җыр-бию, уеннар белән гөрләп торды. Шәһәрдәшләрне бәйрәм белән Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләп изге теләкләрен җиткерде һәм узып баручы...
-
«Открытие» банкы Татфондбанк кертемчеләренә акча кайтаруны дәвам итә
Татфондбанк клиентлары агымы түләүләрнең беренче көннәренә караганда шактый кимегән. (Казан, 31 декабрь, «Татар-информ», Рөстәм Килсенбаев). ФК «Открытие» банкы штатлы режимда Татфондбанк кертемчеләренә иминиятләштерелгән кертемнәрне түләүне дәвам итә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспонденты ФК «Открытие» банкы бүлекчәсендә булып, аның Идел буе федераль округы төбәк директоры Владимир Пахомов белән әңгәмә корды. Хәзерге вакытта...
-
Азнакайда авиомодельчеләр ярышты
Укучыларга әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү, аларны техник иҗатка тарту максатларында Азнакай 7 нче урта мәктәбе базасында яшь авиомодельчеләр арасында ярышлар узды. Анда Балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче 2, 5, 6, 7, 8 нче мәктәп укучылары катнашты.
-
«Һай ли, лимонад, сусаганда эчәргә...» дип җырлаячак Айдар Фәйзрахманов яңа клибында
Татарстан фольклор музыкасы ансамбле Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә фестивальгә баргач ике клип төшереп кайткан. (Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан фольклор музыкасы ансамбле Гарәп Әмирлекләрендә ике клип төшереп кайткан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов сөйләде. Әлеге клипларда ансамбль кытай татарлары җырларын...