31 октябрь 2013 яңалыклары
-
Азнакайда Салават Фәтхетдинов концертына барачак әбүнәчеләребез исемнәре билгеле булды
25 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр "Маяк" газетасына язылучылар арасында - 4 кешегә, октябрь ае нәтиҗәләре буенча иң яхшы дип табылган 1 почтальонга 8 ноябрьдә узачак Салават Фәтхетдинов концертына билетлар уйнатылуын хәбәр иткән идек. Бүген редакциябездә әлеге акциягә йомгак ясалды. Бәхетле әбүнәчеләребез: Күктәкәдән Әнвәр Исхаков, Азнакайдан Флера Якупова, Н әсимә Садыйкова,...
-
Азнакайда эчке эшләр органнарының һөнәри бәйрәме узачак
Хөрмәтле Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихластан тәбрик итәм. Район һәм шәһәр иминлеге хакына куйган тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт хисләремне юллыйм. Сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек, авыр, җаваплы хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, сабырлык, бәхетле якты тормыш телим. Росия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге җитәкчелеге,...
-
“Азнакай йолдызлары” Казанда узачак КВН ярышында катнашачак
Район-шәһәр Мәдәният йортының "Азнакай йолдызлары" командасы зона турында КВН ярышында беренчелекне яулады. Биш команда арасыннан иң күп балл җыеп, азнакайлылар 15 ноябрьдә Казанда узачак финалда осталыкка, тапкырлыкка, шаянлыкка көч сынашачак. Аларга уңышлар телибез!
-
Азнакайда ит җитештерү 12,5 процентка арткан
Азнакайның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм эре, уртача фермерлык хуҗалыкларында мөгезле эре терлек саны быелның тугыз аена 24501 баш тәшкил итә, ягъни узган елның шушы чоры белән чагыштырганда күбрәк - 103, 8 процент. Сөт саву да 7,6 процентка югарырак (269012 центнер), терлек һәм кош-корт ите җитештерү 12,5 процентка арткан, ягъни тере...
-
Быелның тугыз аенда Азнакайда 725 сабый туган
Азнакайда демографик хәл торышы елдан-ел яхшыруга бара. Быелның тугыз аенда районда 725 сабый дөньяга аваз салган. 627 кеше бакыйлыкка күчкән. Табигый үсеш 98 кеше тәшкил итә. Бу чорда өйләнешүчеләр саны 423кә җиткән, ни кызганыч, 150 гаилә аерылышкан.