31 март 2017 яңалыклары
-
Азнакай янгын сүндерүчеләре һәм нефтьчеләр “янгынны” бергәләп сүндерделәр. ФОТОРЕПОРТАЖ.
-
Игътибар “Маяк”газетасы бүләк уйната!
«Маяк» газетасы 2017 елның икенче яртыеллыгына басмабызга 1нче апрельгә кадәр язылучылар арасында бүләкләр уйната. Газетага почта бүлекләрендә, редакциядә, альтернатив пунктларда язылырга мөмкин. Бүләкләр 4 апрель көнне редакциядә 14.00 сәгатьтә уйнатыла. Уенга квитанция белән үзегезнең килүегез сорала. Сезгә уңышлар телибез! Белешмәләр өчен телефон: 9-39-80, 9-43-57. "Маяк" һәрчак сезнең белән, хөрмәтле азнакайлылар,...
-
Азнакайда тыл ветераннарына, фронтовикларның тол хатыннарына фатир алуга сертификат тапшырдылар. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Күктәкә авылында яшәүче Гамилә апа Әсхәбиевага, Тымытыктан Җәннәтеләсма апа Хәсәншинага сертификатларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин тапшырдылар.
-
Азнакайның ашыгыч ярдәме ярдәмгә ашыга
1 марттан алып бүгенге көнгәчә ашыгыч ярдәм хезмәте 1922 чакыру буенча чыккан. 14 кешегә инсульт, 7 азнакайлыга инфаркт диагнозы куелган. Күрәсең, табигатьнең тотрыксызлыгы да сихәтлегебезгә үз тәэсирен ясый. Дөньяга аваз салырга ашыккан бер нарасыйга өйләрендә үк ярдәм итәргә туры килгән. Шушы бер ай эчендә 4 юл фаҗигасе булып, аларда 6...
-
Башкалада Бөтенроссия хор фестиваленең төбәк этабы узды.
Анда Азнакайның "Калинушка" ансамбле 3нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.