31 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Азнакайлылар оригами серләренә төшенделәр
"Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең Чалпыдагы тернәкләндерү бүлекчәсендә "Модульле оригами" дигән темага әңгәмә узды. Хезмәт буенча инструктор Гөлгенә Низамова бүлекчәдә сәламәтлекләрен ныгытучыларны борынгы япон сәнгате белән таныштырды. Оригами ясау иҗади сәләтне ачарга, хәтерне яхшыртырга ярдәм итә, шатлык китерә. Аннан соң һәркем бирелеп кәгазьдән төрле фигуралар ясарга кереште. Аеруча Гөлсиринә...
-
Һава торышы
Синоптиклар фаразлавына караганда, бүген, 1 февраль көнне, Азнакайда түбәндәге һава торышы көтелә. Аязучан болытлы һава, бераз кар явачак. Һава температурасы көндез -15, төнлә -22 градус, җил - секундына төн яктан 4 м тизлектә, атмосфера басымы терекөмеш баганасының 746 мм тәшкил итәчәк, һава дымлылыгы 73-80 процент. Источник: http://www.tatarmeteo.ru/ru/tekushhaya-pogoda/prognoz-pogodyi-po-respublike-tatarstan-na-2-3-sutki.html
-
Якташларыбыз Салават Миннеханов һәм Гүзәлем өчен тавыш бирик!
Якташларыбыз Салават Миннеханов һәм Гүзәлем 4 февраль көнне 10.00 сәгатьтә ТНВда "Ай-яй-яй" клибы белән "Кайнар хит" парадында катнашалар. Җыр барган вакытта экраннарда күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтыратып, җырчылар өчен тавыш бирергә мөмкин. Шалтырату бушлай һәм чиксез. Әйдәгез, барыбыз да якташларыбыз өчен тавышларны бирергә ашыгыйк!
-
Азнакайда урланган “Тойота” машинасы хуҗасына кайтарылган
Шимбә көнне төнлә бер оешма ихатасыннан "Тойота Лэнд Крузер" машинасын куып алып китәләр. Оператив-тикшерү чаралары вакытында гаепләнүченең моңа кадәр дә хөкем ителгән азнакайлы булуы ачыклана. Автомобиль хуҗасына кайтарылган.
-
Азнакай укучылары бер көнгә смартфонны онытып торды
"Волонтер" региональара ирекле хәрәкәт башлангычы белән шәһәребез мәктәпләренең 5-7 сыйныфлар укучылары катнашында интеллектуаль-спорт квесты үтте. Ул "Интернетсыз бер көн" акциясе кысаларында районыбызның яшьләр идарәсе тарафыннан оештырылды. Чарада 100дән артык укучы катнашты. Алар квест тематикасы буенча мәсәләләр чиште, уенннар уйнады, йөгерде, сикерделәр... Кыскасы, смартфоннар, телефоннар әнә шулай бер көнгә булса да...
-
Азнакай районы Сарлы мәктәбе тимурчылары актив
Сарлы мәктәбендә тимурчылык хәрәкәте киң җәелгән. Әле шушы көннәрдә укытучы Гөлнур Әхмәтова җитәкчелегендә 8 нче сыйныф укучылары Ленинград блокадасында катнашкан сугыш ветераны Вагыйз Әминовның өенә бардылар, аның хәлен белештеләр. Вагыйз ага шигырьләр яза. Әлеге сыйныф аның язмаларын китап итеп чыгару өстендә дә эшли. Тимурчылар шулай ук дүрт авылда әби-бабайларга хуҗалык...
-
Азнакай районы Сарлы мәктәбендә Экогия елын ачтылар
2017 ел - илебездә һәм республикабызда Экология елы. Сарлы урта мәктәбендә аны ачып, 11 нче сыйныф укучылары биология укытучысы Флорис Салихов җитәкчелегендә "Саклап калыйк туган жиребезне!" дигән чара уздырдылар. Викторина, файдалы үләннәр турында презентация һәм табигатебез турында башка кызыклы мәгълуматлардан торган чара концерт номерлары белән үрелеп барды.
-
Азнакайда район һәм шәһәр Советлары депутатлары утырышы уздырыла
2 февральдә район Советының утырышлар залында (Ленин ур., 22) район һәм шәһәр Советларының чираттагы утырышы уздырыла. Башлана 14.00 сәгатьтә. Район Советының оештыру бүлеге
-
Азнакайлылар чаңгы буенча ГТО нормаларын тапшырды
Шимбә көнне азнакайлылар чаңгы буенча ГТО нормаларын тапшырды. Ярышларда төрле яшьтәге 53 кеше катнашып, үз көчләрен сынады. Яшь зурлыгына карап, алар 2, 3 һәм 5 чакрымлык дистанция үттеләр.
-
Азнакайда Төнге хоккей лигасы матчы узачак
Шимбә көнне Азнакайда төнге хоккей лигасы кысаларында чираттагы ярышлар уздырыла. 15.00 сәгатьтә Азнакай һәм Саба районнары командалары үзара көч сынашачак. Керү - ирекле.
-
Азнакай педагоглары чаңгы буенча ГТО нормалары тапшырдылар
Азнакай шәһәре чаңгы базасында өлкәннәр (18 яшьтән зурраклар) чаңгы буенча ГТО нормалары тапшырдылар. Анда мәгариф учреждениеләре педагоглары да актив катнашты.
-
Авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итә.
Биредә узган елгы эшләргә йомгак ясап кына калмыйлар алга бурычлар да билгелиләр. Шундый җыеннар Әгерҗе, Сукаеш, Микулино, Чемодур, Чубар Абдул, Сәпәй, Карамалы, Сарлы, Илбәк, Чалпы, Туйкә, Тымытык, Урсай авыл җирлекләрендә узды. Халыкны күп сораулар борчый. Әмма иң күп сорауларның берсе - көнкүреш калдыкларын җыю. Мондый хезмәт күрсәтү төре күп җирлекләрдә...
-
Азнакайлылар сөт җитештерү темпларын арттыра баралар
Районыбыз терлекчеләре көнгә 100 тоннадан артык сөт савалар. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 7 процентка күбрәк. Бер сөтлебикәгә көнгә 13 литрга якын. Азнакай терлекчеләре якын арада көнлек савымны 110 тоннага кадәр җиткерүне бурыч итеп куялар.
-
Азнакайда 22 яшьлек кыз әтисенә пычак белән кадаган
Азнакайда 22 яшьлек кыз атасына пычак белән кадый. 46 яшьлек ир-ат кызы белән бергә спиртлы эчемлекләр эчеп утырган була. Кинәттән килеп чыккан гауга вакытында 23 яшьлек кыз кулына пычак ала һәм әтисенә кадый. Зыян күрүче дәваханәгә озатыла.
-
Азнакай районының Сарлы мәктәбендә әти-әниләр кул эшләре күргәзмәсе оештырганнар
Район мәгариф учреждениеләрендә "Дус сыйныф серләре" республика бәйгесенең мәктәп этабы бара. Аның кысаларында Сарлы мәктәбендә әти-әниләр кул эшләре күргәзмәсе оештырганнар. Анда бар да бик теләп катнаша. Соңыннан бәйгегә йомгак ясалачак.