31 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Капиталь ремонтка каралган субсидия турында
«Вакытлы матбугатта кайбер категория гражданнарга капиталь ремонт өчен компенсация карала дип яздылар. Әлеге акчалар безнең шикелле аерым йорт белән торган кешеләргә дә биреләме? Зәйтүнә әбиегез. Әлеге сорау белән "Идарәче компания" җәмгыятенең директор урынбасары Фәрит Ибраһимовка мөрәҗәгать иттек. "1 гыйнвардан Россия Президенты Владимир Путин кул куйган закон нигезендә инвалидлар һәм кайбер...
-
Игътибар: сальмонеллез белән авырый күрмәгез
Соңгы 2 елда җирлегебездә сальмонеллез очракларының кимүе күзәтелсә дә, аның белән авыру дәрәҗәсе бүгенгә әле дә югары кала. Ул, нигездә, туклану белән бәйле. Авыруның төп чыганаклары - тавык ите, йомырка. Микроблар тирә-мохиткә яраклашучан булуы белән үзенчәлекле, шуңа да белгечләр инфекция тудырмас өчен аш-су әзерләгәндә технологияне, шәхси гигиена таләпләрен, температура режимын...
-
Районда “Ел укытучысы” бәйгесе бара
Әлеге мактаулы исем өчен көрәшүчеләр мәктәп этабын үтеп, муниципаль турга чыктылар. Алар комиссиягә ачык дәресләр бирделәр һәм мастер-класслар күрсәттеләр. Конкурста барлыгы 16 педагог катнаша. Җиңүчеләр Сарманда узачак зона турында районыбыз данын яклаячак.
-
Акча эшлисең киләме?
Узган ел табигатьне саклау турындагы законны бозучыларга карата көрәшнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан республика территориясендә табигатьне саклау турындагы законны бозу очраклары турында мәгълүмат биргән кешеләрне матди яктан кызыксындыру мөмкинлеге булдырылган иде. Агымдагы елда аның күләме 1,5 мең сум тәшкил итәчәк. Акчага ия булу өчен, чүп-чар ташлап китүче кешеләрне яки транспортны очратсагыз,...
-
ЗАГС бүлеге “Минем өчен иң яхшы герой – әтием!” темасына бәйге оештыра
Февраль - әтиләребезне данлаган ай, инде аңа да күп калмый. Бу айда билгеләп үтелүче Ватан сакчылары көненә багышлап, ЗАГС бүлеге "Минем өчен иң яхшы герой - әтием!" темасы яктыртылган иншаларга бәйге оештыра. Иҗади эшләрне бүлеккә 20 февральдән дә соңармый китерергә кирәк. Ә инде бәйгегә нәтиҗә бәйрәм алдыннан ясалачак.
-
Узган ел аракы эчүдән республикада һәр көнне 1 кеше бакыйлыкка китеп барган
Узган ел аракы эчүдән республикада һәр көнне 1 кеше бакыйлыкка китеп барган. Безнең районда да ялган аракы сату һәм аның белән агулану очраклары бар. Чәршәмбе көнне район Советында массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары үткәргән "Түгәрәк өстәл артында сөйләшү"дә сүз әнә шул хакта барды. Анда исерткеч эчемлекләр сатуда һәм аларның законсыз әйләнешенә...