31 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Азнакайда хәрби хезмәттән качучыларны чакырылыш башланганчы эзли башлаячаклар
Казанда армиягә чакырылучылар арасында уздырылган экспресс-тест Азнакайдан 5 егетнең организмында наркотик матдәләр булуын ачыклаган. Бу мәсьәлә Азнакай муниципаль районы җитәкчелеге, учреждение начальниклары, муниципаль берәмлекләрнең башлыклары катнашында киңәшмәдә тикшерелде. Анда шулай ук 2013 елда гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру буенча көзге кампаниягә йомгак ясалды. Көзен хәрби хезмәткә Азнакайдан 94 егет китәргә тиеш...
-
Азнакайда "Маяк" газетасы белән кызыклы фотосурәткә бәйге игълан ителде
Безнең "Маяк" газетасы коллективы 2014 елга куанычлы күрсәткечләр - 8355 данә (татар газетасы - 5037, русныкы - 3318) тираж белән аяк басты. Соңгы ике елда әбүнәчеләребез сафына меңнән артык райондашыбыз өстәлде. "Маяк" ны үз итүегез өчен чын күңелдән барчагызга рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба да бергә булырбыз, сафларыбыз тагын да күбәер...
-
Азнакайда хәйриячелеккә иң зур өлеш кертүчеләрнең исемнәрен әйттеләр
Дөнья шулай яратылган: арада муллыкта, байлыкта, сау-сәламәт гомер итүчеләр дә, очын-очка ялгап, төрле чирләргә тарып яшәүчеләр дә бар. Язмышны беркем дә сайлап алмый һәм иртәгә бәла минем ишекне какмас дип әйтә торган түгел. Тормыш авырлыклары алдында калган райондашларыбызга ярдәм кулы сузучылар бармы? Гомумән, районда хәйрия эшчәнлеге нинди югарылыкта? Район башкарма...
-
Россия чаңгы ярышлары-2014 Азнакайда бер атнага кичектерелде
Җирлегебездә сәламәт яшәүне пропагандалау буенча чаралар әледән-әле уздырылып тора. Ләкин зәһәр суыклар спорт сөючеләрнең планнарын үзгәртте. 1 февральгә билгеләнгән чаңгы ярышлары, һава торышы начар булу сәбәпле, киләсе атнаның шимбәсенә күчерелә. Халык яратып өлгергән кышкы треклы автоузышлар Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан 15-16 февральдә уздырыла.
-
Азнакайда Ленинградны азат итүдә катнашкан райондашларны хөрмәтләү дәвам итә
Ленинград блокадасын кичергән, аны азат итүдә катнашкан райондашларны хөрмәтләү дәвам итә. Аларга Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүнең 70 еллыгы уңаеннан чыгарылган истәлек билгеләре, Татарстан Президентының бүләк җыелмасы, Азнакай муниципаль районы башлыгының матди ярдәме тапшырыла. Сугыш афәтен, ачысын үз иңнәрендә татыган, азатлык өчен үлемгә барган, гаять зур батырлыклар күрсәткән һәр...
-
Азнакайда исерек шоферлар саны кимегән
Наил АБДУЛЛИН Әлеге мәсьәләне ачыклау максатыннан, газета журналисты Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы бүлегенә караган ЮХИДИ бүлекчәсе юл-патруль хезмәте экипажы белән шәһәр урамнарында чираттагы рейдта булды. ...Бу арада көннәрнең гадәттән тыш салкын торуы сәбәплеме, урамнардагы автомобильләр ташкыны шактый кими төшкән. Юл-патруль хезмәте автомобиле экипажының өлкән инспекторы полиция лейтенанты Радик...