30 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Азнакайдагы “Кояшкай” балалар бакчасына кунакка шигырь килгән
"Кояшкай" балалар бакчасында берсеннән-берсе күңелле чаралар узып кына тора. Әле менә шушы көннәрдә генә бик матур "Шигырь килде кунакка" кичәсе үтте. Нәниләр янына шагыйрә апалары Илмира Сәлахова, Нәсимә Фазлыева, җырчы-композитор Резидә Гыйләҗева килгән иделәр. Ә балалар алар килүгә бик күп шигырьләр ятлап куйганнар. Җырлар җырладылар, биеделәр дә. Шагыйрә апалары исә...
-
Азнакай районы Үчәлле авылында әниләрне хөрмәтләделәр
Мәдәният йорты - ул күңел ачу урыны гына түгел, авыл халкының җыелышу, аралашу урыны да. Иң мөһим вакыйгалар, бәйрәмнәр, күңелле кичәләр шунда уза. Авылыбызда таланлы җырчыларыбыз, биючеләребез, юмор осталарыбыз күп. Мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, авыл үзешчәннәре бер гаилә булып эшлиләр, кызыклы, эчтәлекле чараларны уздырып кына торалар. Әниләр көнен бәйрәм итәргә...
-
Азнакай районында яшәүче наркопритон тоткан
Ул әле законсыз рәвештә наркотиклар хәзерләгән һәм аларны саклаган да әле. Шуңа да ике төр җинаять эшләүдә: сату максатын күздә тотмыйча наркотиклар хәзерләү һәм саклау; наркопритон тотуда гаепләнә. Әнә шулай гр.Г. даими рәвештә үзенең торагын наркотиклар хәзерләү һәм куллану өчен өченче затларга биреп торган. Суд аңа карата 2 елга кадәр...
-
Минималь хезмәт хакы артты
Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133нче маддәсе нигезендә 2015 елның 2 октябрендә Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы эш белән тәэмин итүчеләр берләшмәләренең координация советы, Татарстанның Министрлар кабинеты белән минималь хезмәт хакы турында Килешү төзелде. Килешүдә каралганча, ул имзаланган көннән алып,...
-
Җәяүлегә дә закон бар
Быелның 10 аенда районда җәяүлеләр катнашында 4 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 2 җәяүле үлгән, 2се тән җәрәхәтләре алган. Республика күләмендә шундый 1300 юл фаҗигасе теркәлгән. Нәтиҗәдә, 132 кеше һәлак булган, 1221 җәяүле зыян күргән. ЮХИДИнең пропаганда буенча инспекторы Илдар Исхаков аварияләрнең 70 проценты караңгы вакытка туры килүен әйтә. -Аларның күбесендә...