30 октябрь 2015 яңалыклары
-
Халыкара бердәмлек көне уңаеннан Азнакайда күптөрле чаралар уздыру планлаштырыла
4 ноябрь илебез Халыкара бердәмлек көнен билгеләп үтә. Бу уңайдан җирлегебездә күптөрле чаралар уздыру планлаштырыла. 1 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә Боз сараенда ветераннар арасында хоккей турниры узачак. 4 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә "Барс" спорт мәктәбендә волейбол буенча район беренчелеге үткәрелә. Бәйрәм көннәрендә Актүбә бистәсенең Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында рәсемнәр күргәзмәсе эшләячәк. 31...
-
Халыкара күргәзмәдә
«Татнефть» ААҖ Казахстанның Алматы шәһәрендәге «Атакент» күргәзмә үзәгендә узган XXIII «Нефть һәм Газ KIOGE - 2015» халыкара күргәзмәдә технологияләрен һәм җиһазларын тәкъдим итте. KIOGE - Казахстанда һәм Каспий буе төбәге илләрендә нефть-газ тематикасы буенча иң эре күргәзмә-конференция. Ел саен ул үз байраклары астына дөньяның 20 иленнән 500гә якын эксперт компанияләрен,...
-
Булат Җиһаншин 10 ел сәхнәдә
Булат Җиһаншин. Бик матур тавышлы, пунктуаль, сүзендә торучы шәхес. Күпләр аны "Мизгел","Я, хуш, сау бул", "Пар чишмә","Сине урлыйсым килә" исемле хит җырларыннан ук танып ала. Нәкъ шушы җырлары белән ул татар шоу-бизнесына килеп кергән иде инде. Быел әлеге җырларга 10 ел тулды. Озак саныйсы юк. Булатның сәхнәдә булуына да шул...
-
Азнакай эшмәкәрләре видеоконференциядә катнаштылар
Сишәмбе көнне ТР Министрлар Кабинеты үткәргән видеоконференциядә сүз спиртлы эчемлекләр сатуда федераль закон белән кертелгән таләпләр хакында барды. Бер сүз белән әйткәндә, спиртлы эчемлекләр сатуда җитди үзгәрешләр көтелә. Ул бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы буенча эшли башлаячак. Киләчәктә ил күләмендә кертеләчәк бу системаны тәҗрибә рәвешендә Татарстанда сынап карарга булганнар. Аны...
-
Чишмәләр иле син, Азнакай
«Читкә китеп гомер уздырган кешеләрнең олыгаеп, тән-сөякләре, кан тамырлары таушалып тузгач: «Үз чишмәмнең суын эчсәм тәнем сихәтләнер иде», дип ерактан йөрәк авазлары салуы бер дә гаҗәп түгел. Үскән чакта ул кешенең тән күзәнәкләре әнә шул чишмә суының микъдарыннан ясалган, формалашкан», дип язган халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев. Азнакайлылар өчен дә үз...
-
Азнакай районының бай тарихын тагын да тулыландырып янә бер китап дөнья күрде
Районыбызның бай тарихын тагын да тулыландырып янә бер китап дөнья күрде. Әсәй һәм Митрәй авылларының үткәне, бүгенгесе, күренекле кешеләре турында бу җыентык 7 ноябрьдә 12.00 сәгатьтә Әсәй мәдәният йортында тәкъдир ителәчәк.