30 август 2016 яңалыклары
-
Азнакайда диспансерлаштыру дәвам итә
Азнакайда диспансерлаштыру программасы тулы куәтенә тормышка ашырыла. Район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов белдерүенчә, быел аны җирлегебездә яшәүче 11220 кеше үтәргә тиеш. Ел башыннан 6668 азнакайлы диспансерлаштыру үткән. Аларның яртысы диярлек тикшерүнең икенче этабына җибәрелгән. Бу сан узган елгыдан күпкә артык. Аны Илдар Шиһапов диспансерлаштыруның сыйфаты яхшыра баруга бәйләде....
-
Авылларда халык җыеннары дәвам итә
Районыбыз авылларында халык җыеннары дәвам итә. Бу атнада ул Урманай, 1 Май һәм Әсәй җирлекләрендә узачак. Гадәттәгечә, анда район җитәкчелеге, тормыш эшчәнлеге өчен җаваплы хезмәтләр вәкилләре катанаша һәм халык үзен борчыган сорауларга турыдан-туры җавап ала алачак.
-
Районыбызның 85 еллык юбилее уңаеннан чаралар дәвам итә
Әле шушы көннәрдә генә Мәнәвез авылы мәдәният йортында үткән авылара җыр һәм бию бәйгесе дә менә шушы олуг юбилейга багышланды. Анда Мәнәвез, Әсәй, Сәпәй, Туйкә, Урманай авыллары үзешчәннәре үзләренең иҗади осталыгын күрсәтте. Бәйгедә катнашучыларга мәдәният бүлеге дипломнар һәм авыл биләмәсе башлыгы Назыйф Хәсәнов бүләкләр тапшырды. Фотоhttp://tulasmi.ru
-
Азнакай укучылары «Сәләтләрне ачу” җәйге яшьләр мәктәбендә булып кайттылар
21-28 августта Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты базасында «Сәләтләрне ачу" җәйге яшьләр мәктәбе эшләде. Ул "2015-2016 еларга Татарстан Республикасында сәләтлеләр белән стратегик идарә итү" дәүләт программасының төп белем бирү мәйданчыгы. Биредә мәктәп олимпиадаларында, конкурсларында җиңүчеләр, яшьләр потенциалын үстерү өлкәсендәге остазлар һәм экспертлар, эшкуарлар, компанияләр җитәкчеләре катнашты. 400 иң сәләтле укучы...
-
Азнакайның өстәмә белем бирү педагоглары яңа бурычлар билгеләделәр
Инде хәбәр итүебезчә, Азнакай мәгариф идарәсе балаларга өстәмә белем бирү һәм тәрбия эшен яхшы оештыру буенча республикада беренче урынга лаек булды. Районда балаларның 90 проценттан артыгы дәрестән соң төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнә. Тәрбия эше буенча директор урынбасарлары, өстәмә белем бирү педагоглары уку елы алдыннан Балалар иҗат үзәгендә узган киңәшмәдә алларына яңа...