30 июль 2015 яңалыклары
-
Балаларын хәмергә алыштырган
Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышларында без яшүсмерләрнең генә түгел, ә балалары алдында бурычларын үтәмәгән ата-аналарның да административ хокук бозуларын тикшерәбез. Ни кызганыч, каралган эшләрнең 80 проценттан артыгы алар өлешенә туры килә. Ә иң аянычы - ул эчкече әниләрнең арта баруы. Алар хакында газетада аз язылмады....
-
Азнакай – Дүсем юлындагы һәлакәттә ике кеше гомере өзелгән
Узган җомгада (24 июль) Азнакай - Дүсем автоюлының 9 нчы чакрымында KIA JD CEE`D автомобиле Юл йөрү кагыйдәләренең 13.9 маддәсен бозып, ягъни борылышта икенчел юлдан барганда KIA RIO машинасына юл бирми һәм алар бәрелешәләр. Һәлакәт нәтиҗәсендә KIA RIO машинасын йөртүче урында һәлак була. Аның ике пассажиры да авыр хәлдә Азнакай...
-
Азнакай иҗтимагый совет әгъзалары игенчеләр янында булды
Иҗтимагый советның күчмә утырышларын уздыру соңгы вакытта районда матур традициягә әйләнде. Әле күптән түгел генә балаларның җәйге ял лагерьларында булып, андагы шартлар белән танышканнар иде. Инде менә шушы көннәрдә алар "Марс" хуҗалыгының ындыр табагына бардылар. Максатлары: игенчеләребезнең хәл-әхвәлен белеп, уй-фикерләре белән уртаклашу. Амбар эшчеләре авыл хуҗалыгын биш бармаклары кебек белгән,...
-
Янгын сүндерүчеләр ЮХИДИда кунакта
ЮХИДИ хезмәткәрләре кунакка чакыргач, бик теләп риза булдык. Беренче карашка усал һәм бик тәвәккәл күренгән юл сакчылары бик җылы каршы алдылар. Җитди сөйләшү бүлекчә җитәкчесе, полиция майоры Сирин Райманов бүлмәсендә башланып китте. Ул полиция һәм янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләренең юлда йөргәндә һәркемгә дә үрнәк булырга тиешлеген әйтеп үтте. Мәгълүмат чаралары...
-
Азнакайның “Җанашым” фольклор ансамбле су төрләре буенча узучы XVI дөнья чемпионатының мәдәни программасында чыгыш ясады
Районыбыз сәнгать осталары ил һәм республикакүләм чараларда актив катнаша. "Җанашым" фольклор ансамбленә исә Казанда су төрләре буенча узучы XVI дөнья чемпионатының мәдәни программасында чыгыш ясау бәхете дә тиде. Казанлылыр һәм башкала кунаклары безнекеләр чыгышын җылы кабул итте.