30 май 2017 яңалыклары
-
Азнакайда Сабантуе 8 июльдә булачак
Изге Рамазан ае барганлыктан, быел Сабантуй бәйрәме июль аена күчерелде. 1 июльдә ул районыбыз авылларында үтәчәк. Шушы ук көнне азнакайлылар Свердловск өлкәсендә дә авыл Сабантуе үткәрүдә катнаша. Ә инде районның төп Сабантуй бәйрәме шимбә, 8 июльдә булачак.
-
Танылган журналист, продюсер Илфак Шиһапов туган авылында җирләнәчәк
Илфак Шиһапов тумышы белән Лениногорск районы Иске Иштирәк авылыннан. (Казан, 30 май, "Татар-информ"). Журналист, продюсер, җырлар авторы Илфак Шиһапов туган ягы Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында җирләнәчәк, дип хәбәр итә районның "Заман сулышы" газетасы, авыл җирлеге башлыгы Нашат Мәҗитовның сүзләренә сылтама белән. "Иртәгә, 31 май көнне кич белән Иске Иштирәккә...
-
Азнакайлылар, табигать сынауларына әзер торыгыз!
Белүебезчә, бу көннәрдә Мәскәү давыллар эчендә калды. Аннан бик күп зыян килде, үлем-китемнәр дә бар. Һава торышының мондый кисәк үзгәрешләре безгә дә килергә мөмкин, шуңа күрә сак булыйк!
-
Азнакайның 7нче мәктәп укучылары янгын сүндерүче абыйлары янында кунакта булдылар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Бу көннәрдә Азнакайдагы 7 нче мәктәп укучылары 87 нче янгын сүндерү частендә кунакта булдылар. Аларны дежур каравыл начальнигы Илфак Закиров һәм бүлекчәнең өлкән инспекторы Равил Хөсәенов каршы алды. Янгын сүндерүче абыйлары балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен генә түгел, ә бәлки киләчәктә бу мактаулы һөнәр иясе булу өчен ниләр эшләргә кирәклеген дә...
-
Азнакайда яшәүче хатын-кыз атасына пычак күтәргән
Прокуратура хәбәр итә Шәһәр прокуратурасы 23 яшьлек хатын-кызның әтисен үтерергә омтылу факты буенча дәүләт гаепләвен яклады. Үзара килеп чыккан низаг нәтиҗәсендә, гаепләнүче сул яктан әтисенең аркасына пычак белән кадый. Өченче кеше каршылык күрсәтеп, әти кешегә үзвакытында медицина ярдәме күрсәтелә. Зыян күрүче авыр тән җәрәхәтләре ала. Җинаятьче үз гаебен өлешчә генә...
-
«Халык синоптигы” фаразы: Матур җәй көтмәгез, авыр ел килә. Юрарга да ярамый, әмма бер-ике хәвеф күренә...
Һава торышы кеше холкы кебек хәзер, биш минут саен үзгәрә. 1 майдагы 25 градус эсселеккә түзә алмыйча чишенеп аттык та, ике-өч көннән кабат кышкы куртка кирәк булды. Май кояшы әле дә сөендерми, җиле өтеп ала, урамга чыгарга кот оча. Бу хәлләр кайчанга кадәр дәвам итәчәк? Эссе көннәр кайчан җитә? Шуларны...