30 май 2016 яңалыклары
-
Азнакайда да тротуарга чыгучы машиналарны камералар төшерә башлар
Россиядә беренче шундый камера барлыкка килгән. Яңа комплекс эксперименталь режимда Мәскәүнең Андропов проспектында урнаштырылды. Мәгънәсе шул - машина җәяүлеләр юлына керүгә, камера аны автомат рәвештә төшереп ала һәм өеңә 2000 сум штраф килә. "Эксперимент уңышлы дип табылса, башка төбәкләрдә дә куела", - дип хәбәр итә "Россия газетасы".
-
Азнакайлылар "Ана капиталын" ничек алыр
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге пенсия белән тәэмин ителешкә һәм ана капиталына кагылышлы сорауларга җавап бирү өчен «кайнар линия» ача. Иртәнге сәгать 9дан кичке 5кә кадәр 8-800-100-26-27 телефонына бушлай шалтыратып, республикада һәркем Пенсия фонды белгечләреннән ана капиталын ничек оформить итәргә һәм нәрсәгә файдаланып...
-
Азнакай районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Илнур Шәфыйгуллин республика бәйгесендә беренчелекне яулады
Безнекеләрне бел! Илнур Шәфыйгуллин: "Һәр бала бәхетле булырга хаклы" Узган атнада Казанда узган осталык бәйгесендә район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Илнур Шәфыйгуллин "Һөнәри әзерлек" номинациясендә I дәрәҗә Дипломга ия булды. Илнур Шәфыйгуллин эчке эшләр бүлегенә 2013 елда килә. Шушы кыска гына вакыт эчендә ул үзен эшенең...
-
Азнакайда исерек килеш машина йөртүче 11 шофер тоткарланган
Узган атнада Азнакайда әнә шуның кадәр аек булмаган кеше машина йөртергә теләгән. Дөрес, болары әле ЮХИДИ инспекторларына эләккәннәре генә. Бүген кайберәүләрне кул җитмәслек штрафлар да куркытмый булса кирәк, унбер кешенең дүртесе - икенче тапкыр исерек килеш руль артына утырган, аларга карата җинаять эше ачылачак. Атналык киңәшмәдә район башлыгы Марсель Шәйдуллин...
-
Шимбә көнне Азнакай авыл хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләүгә багышланган семинар булды
Шимбә көнне район хуҗалыклары җитәкчеләре, аларга район үзәгеннән беркетелгән вәкилләр, ветераннар катнашында "Азнакай"АФ" ның Сәпәй бүлекчәсендә һәм "Герой Кәримов Ф.Ш." хуҗалыгында терлек азыгы әзерләүгә багышланган семинар булды. Аны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды. Район башлыгы бүгенге көнгәчә кайбер хуҗалыкларның бармакка-бармак та сукмыйча, нидер көтеп ятуларын кискен тәнкыйтьләде. Аяз...
-
Азнакай ветераннары спорт уеннары фестивалендә катнаштылар
Шәһәребез спорт тормышы белән кайнап тора. Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе үткәргән чираттагы спорт уеннары фестивале моның ачык дәлиле. Әлеге фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышлап оештырылды. "Чатыр тау -арена"да барган бәйгеләрдә муниципаль районның оешма-предприятиеләре, учреждениеләре командалары көч сынашты. Ярышлар спортның 10 төре буенча барды.
-
Роспотребнадзорның Азнакай шәһәре территориаль идарәсе белгечләреннән азнакайлылар өчен киңәшләр
Җәй - вируслы инфекцияләрнең аеруча таралган чоры. Роспотребнадзорның территориаль идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, соңгы 4 айда гына да республикада кискен эчән инфекцияләренең 1994 очрагы теркәлгән. Безнең районда хәл алай ук кискен тормаса да (9 очрак, узган елның бу чорында 31 иде), саклану чаралары турында онытмаска кирәк. Белгечләр бигрәк тә балаларга...
-
Азнакайлылар «Каникулны куркып көтәләр»
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Балалар имгәнүләре - өлкәннәр гаебе» дигән матбугат конференциясенең 1 июнь - Балаларны халыкара яклау көне һәм җәйге каникуллар башланыр алдыннан узуы бик урынлы булды. Конференциядә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау һәм кисәтү идарәсе җитәкчесе Ирина Малышева, Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев, ТР Сәламәтлек саклау...