30 апрель 2015 яңалыклары
-
Актүбәдә педагог һәм шагыйрә Җинан Гарифуллина исеме мәңгеләштерелде
Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеен каршыларга әзерләнгән бу көннәрдә Актүбә бистәсендә истәлекле һәм бик әһәмиятле вакыйга булды: Түбән Сухаяш авылында туып-үскән, гомер юлы Актүбә бистәсендә балаларга белем һәм тәрбия биреп үткән педагог һәм шагыйрә Җинан Гарифуллина истәлегенә мемориаль такта ачылды. Актүбә 2 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира...
-
Бөек ачышлар кечкенә ачышлардан башлана
Гап-гади уенчык машинага ничек җан өрергә? Утынны балтасыз ярып буламы? Кечкенә энекәшеңне яки сеңлекәшеңне нинди кызыклы уенчык белән шатландырырга? Берәүләр бу сорауларга җавапны инде күптән тапкан. 30 апрельдә Мәдәният йортында алар үз эшләрен "Яшь техник" күргәзмәсендә тәкъдим итте. Ул "Нефтемаш" заводы ярдәмендә мәгариф идәрәсе һәм Балалар иҗаты үзәге тарафыннан икенче...
-
Азнакай “Саримыч”ы янгын сүндерү “гаиләсендә” - 30 ел
Илдар Саримовичка яратып һәм хөрмәт итеп хезмәттәшләре әнә шулай дип дәшәләр. Ул һәр көн эшкә яхшы кәеф белән килә. Эш иртәсе башкалар өчен дә Илдар Саримовичның бер елмаюыннан башлана. Хезмәт урынында да, тормышта да нинди генә четерекле хәл булмасын, ул аны һәрчак юмор хисе белән хәл итәргә тырыша. 1985 елны...
-
Без аларга бурычлы
Ветераннар... Сугыш һәм тыл ветераннары... Һәр ике фронтта да үз-үзләрен аямыйча, тынычлык өчен барган сугышта батырларча көрәшкән, Җиңү хакына яшьлекләре, сәламәтлекләре белән түләгән ветераннарыбызга бүген 80 - 90 яшь. Озын төннәрдә йокысызлыктан интеккәндә, тән сызлауларына җан сыкраулары булып сугыш чорындагы авырлыкларның хатирәсе дә килеп өстәлә. Без сыйныфташларыбыз белән авылыбызның хөрмәтле...
-
Азнакайның “Элегия” хор коллективы төбәк конкурсында җиңү яулады
Әлмәт музыка колледжында Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы балалар сәнгать һәм музыка мәктәпләре арасында яшь башкаручыларның төбәк конкурсы узды. Анда классик, халык көйләре һәм заманча җырлар яңгырады. Азнакай сәнгать мәктәбенең "Элегия" хор коллективы (җитәкчесе - Резеда Шәфыйгуллина, концертмейстер - Светлана Сергеева) икенче урынны яулады.
-
Азнакай муниципаль район башлыгы янгын сүндерү хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Хөрмәтле янгын сүндерү хезмәткәрләре! Халык хуҗалыгы, шәхси йортларда яшәүчеләр ел саен янгыннарда миллионлаган сумлык матди байлыкларын югалта. Янгыннар урманнарга, тереклек ияләренә дә әйтеп бетергесез зыян сала. Иң аянычлысы - аларда кешеләрнең гомерләре өзелә. Янгын сакчылыгы хезмәте булмаса, матди зыян санап бетергесез булыр иде. Сез, бәйрәм һәм ял көннәрендә тәүлекләр буе...
-
Ринат Гыйльманов: "Кара җирдән ак бәхет таптым"
"Кеше турында аның ни эшләвеннән түгел, ә ничек эшләвеннән чыгып фикер йөртергә кирәк", - дигән бер акыл иясе. Журналистлык хезмәте буенча район авылларында гел бергә очрашып торган Ринат Гыйльманов белән сөйләшеп утырганда әлеге сүзләр юкка гына искә төшмәгәндер. Ә ул чыннан да гомере буе җир улы булып калып, бабалары, әтисе...