30 март 2017 яңалыклары
-
Судның ачыклыгы – мәгълүмат чараларында. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Азнакай районында инде 87 ел дөнья күреп килгән "Маяк" газетасының үзенең чордашы булган шәһәр суды белән элемтәсе чал тарихлары кебек үк дистәләгән еллар белән исәпләнә. Шушы дәвер эчендә бу хезмәттәшлек нинди генә сынауларны узмаган да, никадәр уртак елъязмалар тупланмаган! Заманалар үзгәрә барган саен, аларга яраклашып, уртак эш стиле дә камилләшә,...
-
Котлыйбыз Шәрифуллина Роза Хәмидулла кызын!
Озак еллар «Маяк» газетасы редакциясендә корректор булып эшләгән хезмәттәшебез Шәрифуллина Роза Хәмидулла кызын 85 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, балаларыгызның куанычын, күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, мул тормышта яшәвегезне телибез. Юбилеегыз котлы булсын, Телибез бәхет кенә, Сөендерсен һәр көнегез, Шатлыклар килеп кенә. "Маяк" газетасы...
-
Азнакай сабыйлары рус мәдәнияте белән танышты. ФОТОРЕПОРТАЖ.
-
Азнакайның яшь шагыйрьләре бәйге тотты. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Яшьләр үзәгендә Экология елына һәм шәһәребезнең 30 еллык юбилеена багышлап, «Алтын юллар» дигән шигъри бәйге узды. Анда Азнакайның 2, 7, 8 нче мәктәп укучылары үзләре язган шигырьләрне укыдылар. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
-
Азнакай командасы стритбаскет буенча республика ярышында өченче урынны яулады
Азнакай 6 нчы урта мәктәбе командасы мәктәп спорт клублары арасында Бөтенроссия спартакиадасы кысаларында узган стритбаскет буенча республика ярышында өченче урынны яулады. Анда барлыгы 26 команда катнашты.
-
Азнакай муниципаль район башлыгы имтиханнарга җитди әзерлек бурычын куйды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Хакимиятнең утырышлар залында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашында уку елының өченче чиреге нәтиҗәләре һәм имтиханнарга әзерлек буенча педагоглар киңәшмәсе узды. Ул мәгариф идарәсе җитәкчеләре, методистлар, мәктәп директорлары һәм аларның урынбасарлары, укытучылар алдына белемнең сыйфатын күтәрү, укучылар, ата-аналар белән эшләү һәм имтиханнарга җитди әзерлек бурычын куйды.
-
Якшәмбе көнне агросәнәгать комплексларында техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Илзирә Габидуллина, Фәнүс Кәримов, Ландыш Закирова, Илгиз Корбанов крестьян-фермерлык хуҗалыкларында, "АФ "Азнакай"ның Ирекле, Сукаеш, Тымытык бүлекчәләрендә һәм "Стәрле.", "Таллы Бүләк" хуҗалыкларында.