30 март 2016 яңалыклары
-
Балалар борынгы традицияләребез белән танышты
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге үз карамагындагы балалар белән төбәкне өйрәнү музеена сәяхәт кылдылар. Музей хезмәткәрләре алар өчен "Әбием сандыгы" дигән кичә әзерләгәннәр. Балалар әби-бабаларыбызның туй йолалары, милли традицияләре һәм көнкүреше турында кызыксынып тыңладылар һәм экспонатлар белән таныштылар.
-
Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары Гран-при отты
Әлмәт шәһәрендә узган "Фортепиано ансамбльләре" номинациясе буенча Ф.Яруллин исемендәге республика конкурсында Татарстанның көньяк-көнчыгышында урнашкан шәһәрләреннән йөздән артык яшь музыкант катнашты. Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары Диана Рәфыйкова һәм Алина Сабирова (укытучылары М.Муллина) Гран-при яулады. Алсу Гарифуллина (В.Гыйләҗева), Рамина Сабирова (М.Муллина) I дәрәҗә, Ксения Остапенко (С.Сергеева), Камилла Вәлиева (В.Гыйләҗева) II дәрәҗә лауреат...
-
Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары халыкара конкурста лаеклы чыгыш ясадылар
"Чаллы дуслар җыя" халыкара конкурсында Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары лаеклы чыгыш ясадылар. Ләйсән Ханнанова - I дәрәҗә (укытучысы Л.Тимирова, концертмейстеры С.Сергеева), Әдилә Зиатдинова (З.Еникеева, Л.Газизова), Алсу Гарифуллина (укытучысы В.Гыйләҗева), Рамина Сабирова (М.Муллина) - II дәрәҗә, Диана Рәфыйкова, Алина Сабирова (М.Муллина) III дәрәҗә лауреат булдылар. Укытучылары М.Муллина, С.Сергеева, В.Гыйләҗева аларны югары...
-
Азнакай районы авылында янгын чыккан
Дүшәмбе көнне төнлә Микулино авылындагы шәхси йорт ихатасында янгын чыгып, шактый зыян сала. Утның ни сәбәпле чыгуы ачыклана. Яз -янгын куркынычы зур булган чор. Нәкъ менә шушы вакытта кешеләр ихата, йорт-җирләрен чистартып, чүп-чарны яндыралар. Азнакай районы янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тиешле кагыйдәләрне катгый сакларга киңәш итәләр. Янгын кагыйдәләрен тупас рәвештә бозучылар...
-
Азнакайлылар, кояш һәркемгә тигез елмая, ә нәтиҗәләр төрле
Игенче өчен бик җаваплы чор башлана. Сишәмбе көнне Кәкре Елга авылы Мәдәният йортында хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл башлыклары белән язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә багышланган конференция булды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитет рәисе Таһир Һадиев, муниципаль район башлыгы...
-
Азнакай ЮХИДИ инспекторы ришвәт алмаган
Азнакайда исерек килеш руль артына утырган берәү ЮХИДИ инспекторына 15 мең сум күләмендә ришвәт тәкъдим иткән. Юл-транспорт һәлакәте урынын калдырып киткән машина йөртүче хәтта инспекторлар таләбе буенча да туктамый. Хокук сакчылары аны Азнакай-Җәлил-Әлмәт юл чатында куып тота. Инспектор үз машинасына чакыргач, шофер аңа, административ беркетмә төземәсеннәр өчен, 15 мең сум...
-
Азнакайлылар, бала бит ул – уенчык түгел
Республикада үсмерләргә карата кылынган җинаятьләр саны быел 70 процентка арткан. Балалар бүген урамнан бигрәк гаиләдә дә шактый зыян күрә. Әллә бүген әти-әниләр балаларны тәрбияли белмиме? Сүзем кыйнау, каты куллылык кына түгел, әхлакый азгынлык хакында да. Азгын ирләр, тәртипсез әниләр... Рәнҗетүчеләр кемнәр? Яшел Үзән районында оныкларын көчләгән С.га карата җинаять эше...
-
Дошман җиңә алмаганны, еллар гына җиңәлмәс
Аның өчен вакыт туктап тора кебек. Моннан шактый еллар элек нинди булса, Гайнулла ага хәзер дә шулай: хәрәкәтчән, ачык, бөтен йөзе белән елмаеп сөйләшер... Хәер, кечкенә бер үзгәреш бар икән: колагы бераз гына катыланган, кычкырыбрак әйтмәсәң, бик үк ишетеп бетерми. Ә бит 95 яшен тутырган аксакалның үткәнен барласаң, ниләр генә...
-
Азнакайлылар, укучыбыз тәкъдим итә! Бананның кабыгы да файдалы
Узган җомга саннарының берсендәге киңәш-табышлар битендә газета укучыбыз Фәридә Шәйдуллинаның чәк-чәк рецептын биреп, яңа рубрикабызга нигез салган идек. Бүген исә сүзне штаттан тыш хәбәрчебез Нәфис Әхмәткә бирәбез. Аның "экзотик" рецептлары буенча ризык хәзерге кризис чорында арзанга да төшә, җайлы да, тиз дә әзерләнә, иң мөһиме - организм өчен дә файдалы....