30 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Гриппка каршы коралландык
Быел грипп ишекләрне шакып тормады, тиз һәм колачлап килеп керде. Җитмәсә, "дуңгыз" исемлесе дә сагалап тора, диләр. Җитәкчебез дә "экстрен" җыелыш җыеп алды. Барыбызга да гриппка каршы ныклап коралланырга, авыруны йоктырмаска, дигән әмер бирелде. Аның иң нәтиҗәле юнәлешләрен билгеләдек. Беренчедән, өстәлләргә сарымсак, суган турап куярга - ул микробларны үтерә. Икенчедән,...
-
Азнакайның татар теле укытучылары киңәште
Мәгълүмати-методик үзәктә татар теле укытучылары методик берләшмәсенең чираттагы утырышы узды. Тел белгечләре конкурсларга һәм конференцияләргә әзерләнгәндә методик ярдәм төрләре белән таныштылар, укучыларны имтиханнарга әзерләү мәсьәләләре хакында сөйләштеләр.
-
Азнакай укучылары волейбол уйнады
Азнакай 5 нче һәм 6 нчы урта мәктәпләре базасында 2000-2001 елгы яшүсмерләр арасында волейбол буенча муниципаль ярышлар узды. Анда 15 команда катнашты. Кызлар арасында беренчелек 5 нче мәктәп кулында (җитәкчеләре - Э.Куртаметова). Егетләр арасында Актүбә 2 нче урта мәктәбе командасына тиңнәр булмады (җитәкчеләре - Р.Исмәгыйлов).
-
Азнакайлылар “Сандугач сайрар илем” фестивалендә лауреат булдылар
Татнефть" ААҖнең "Рухият" яңарыш фонды 1997 елдан башлап нефть төбәгендә "Сандугач сайрар илем" балалар иҗаты фестивален уздыра. Ул сәләтле балаларга үзләренең иҗади мөмкинлекләрен ачарга, киң аудитория алдында зур сәхнәдә чыгыш ясарга, танылган сәнгать осталарының бәяләмәсен алырга мөмкинлек бирә. Фестивальдә катнашучыларның саны елдан-ел арта. Быел "Сандугач сайрар илем" балалар иҗатының 19...
-
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы составына беренче тапкыр муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый советлары әгъзалары да керде
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы составына беренче тапкыр муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый советлары әгъзалары да керде. Палатаның яңа составы 70 кешедән тора. Азнакай иҗтимагый советы рәисе урынбасары Лилия Әхмәдишина гражданлык җәмгыяте институтлары үсеше, иҗтимагый советлар белән үзара бәйләнеш комиссиясе составында эшләячәк.
-
Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек уку елы башыннан ук бер генә көнгә дә тынып тормый
Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек уку елы башыннан ук бер генә көнгә дә тынып тормый. Хәтта якшәмбеләрдә дә занятиеләр, мастер-класслар үткәрелә. 24 гыйнварда чыгарылыш сыйныф укучылары 5 нче мәктәп базасында физика буенча белемнәрен ныгыттылар.
-
Мәктәпләрдә ГТО нормалары кертелде
Билгеле булганча, мәктәпләрдә ГТО нормалары кертелде. 15 гыйнвардан кышкы сессия башланды. Укучылар кул белән күтәрелү, чаңгы төрләре буенча нормативлар тапшыралар.