29 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Иртәгә Азнакайда «Заманча әни–2015» бәйгесе узачак
Бүгенге заман әниләре нинди алар? Бу сорауга җавапны Яшьләр үзәге тарафыннан оештырылган «Заманча әни-2015» конкурсында табарга була. Ул 30 ноябрьдә 17.00 сәгатьтә Балалар иҗаты үзәгендә узачак. Әниләр аш-суга, бала карауга, җыр-биюгә осталыкларын күрсәтеп, төп титул өчен көрәшәчәк.
-
Азнакай "Нечкәбиле" Лилия Тимерова “Ана изгелеге” Бөтенроссия программасының дүртенче форумында чыгыш ясады
26-27 ноябрьдә Казанда "Ана изгелеге" Бөтенроссия программасының дүртенче форумы уза. Анда илнең төрле төбәкләреннән җыелган иҗтимагый оешмалар, хакимият органнары вәкилләре, журналистлар, галимнәр, дин әһелләре ана һәм бала хокукларын яклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау хакында сөйләшәләр. Әлеге форум кысаларында 26 ноябрьдә "Корстон"да гаиләләр фестивален ачуда "Нечкәбил-2015" конкурсында җиңүче райондашыбыз Лилия Тимерова...
-
Җылы кочагына ун баланы сыендырган
Яшь чагында берәр күрәзәче Фирданиягә күрәчәген сөйләп биргән булса, әкият диеп, ул кычкырып бер көлгән булыр иде. Үксеп елардай чаклары күп булса да, ул бүген үткәннәрен елмаеп сөйли. Әсәй авылында туып үскән тырыш, хезмәт сөючән кыз мәктәпне тәмамлау белән Казанга юл ала. Училище тәмамлап, башкалада резинадан детальләр ясаучы булып эшли,...