29 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Азнакай гимназистлары федераль судья белән очраштылар
Азнакай шәһәр суды менә берничә ел инде мәктәп укучылары белән эшләүгә зур игътибар бирә. Суд бинасында судьялар белән очрашулар яшь гражданнарны тәртипле итеп тәрбияләүдә нәтиҗә бирми калмый. Күптән түгел Балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында гимназиянең 10-11 сыйныф укучылары, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Э.Мифтахова җитәкчелегендә, федераль судья Н.Харрасов белән очраштылар....
-
Актүбә эшчеләр бистәсендә “Изге гамәл” игелек марафоны узды
Актүбә эшчеләр бистәсенең Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында үткән атна ахырында Халыкара инвалидлар көненә багышлап "Изге гамәл" дип исемләнгән игелек марафоны узды. Мондый акцияләрне оештыру теләге булган һәр кешегә физик яктан авыру булганнарга карата игелек кылу, аларга матди ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бирә. Шуңа да инвалидлар фондына акча җыю марафонында актүбәлеләрнең яше...
-
“Көзге җиләк” конкурсында Азнакайдан баянчы Әмин Шакиров III дәрәҗә лауреат булды
Әлмәт шәһәрендә узган баян һәм аккордеонда уйнаучылар арасында Рәис Нәгыймов исемендәге "Көзге җиләк" ачык фестиваль-конкурсында Азнакайдан Әмин Шакиров (укытучысы - Илгизә Шакирҗанова) чыгыш ясады һәм III дәрәҗә лауреат булды.
-
Азнакайда республика артистлары хәйрия концерты бирәчәк
2 декабрь көнне 18.00 сәгатьтә район һәм шәһәр Мәдәният йортында Казан эстрада артистлары тарафыннан "Йөрәктән-йөрәккә..." концерты оештырыла. Анда Шәфәгать Салихов, Гүзәл һәм Салават Миңнехановлар, Булат Җиһаншин, Илнур Баязитов, Язгөл, "Квартет" төркеме, Алмаз Закиров, баянчы Илһам һәм Илнар Шакировлар, Руслан Кираметдинов һәм башкалар чыгыш ясаячак. Керү бәясе - 150 сум. Билет...
-
Азнакайга чын–чынлап карлы кыш килде
29 ноябрьдә Азнакайга чын-чынлап карлы кыш килде. Ябалалак-ябалак кар ява, йортларны, машиналарны, үз эшләре буенча ашыгучы кешеләрне ап-акка күмә. Көчле җил, кар бөртекләрен күтәреп, күрү мөмкинлеген киметә. Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 7 метр тизлектә. Атмосфера басымы терекөмеш баганасының 727 миллиметрын тәшкил итә. Күрү мөмкинлеге начар булу сәбәпле, юлларда аеруча сак булу...
-
Афиша: Азнакайда инвалидлар атналыгы узачак
3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу көннең төп максаты - физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең проблемасына дәүләт һәм җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү. Ел саен әлеге датаны зурлап, бер көн белән генә чикләнмичә, ункөнлек итеп уздыралар. Бу, үзенә күрә, инвалидларны борчыган мәсьәләләргә сәламәт халыкның игътибарын җәлеп итү өчен эшләнелә. Ункөнлек кысаларында...
-
Коляскалы инвалид Фәнис Галиев Азнакайда өй салган
Фәнис Галиев белән быел җәй физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен оештырылган Сабантуйда очрашкан идек. Үзенең түгәрәк көләч йөзе, тормышка якты карашы белән сокландырды ул. Инвалид коляскасында килеш спорт ярышларында актив катнашуына да шаккатып карап тордым. Фәнис Балтач авылында туып үскән. Юл фаҗигасенә юлыкканчы, нефть тармагында шофер булып эшләгән. 1997 елдан...
-
Азнакайда табылган «шартлаткыч» экспертизага җибәрелде
Азнакайда күпфатирлы йортларның берсендә ясалма шартлаткыч җайланмага ошаган шикле әйбер табылуы турында хәбәр халыкны шөбһәләндереп, янәдән шәхси куркынычсызлык турында уйланырга мәҗбүр итте. Билгеле булганча, 25 ноябрьдә Гагарин урамындагы 5 нче йортта яшәүчеләр эвакуацияләнде. Урынга тиз арада ашыгыч хезмәт машиналары килде, ишегалды әйләндереп алынды. - 14.30 сәгатьтә дежур бүлеккә шул йортта...