29 август 2015 яңалыклары
-
Азнакай электрон хезмәтләрдән файдалану буенча 14 нче урында тора
Игътибар итсәгез, ай ахырында почта, банк бүлекләрендә була торган озын чиратлар кимеде. Бу - халыкның электрон түләү юлына күчү нәтиҗәсе. Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм информатика министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикабызда агымдагы елның беренче яртысында халыкка 24,9 миллион электрон хезмәт күрсәтелгән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 76 процентка артыграк. Татарстанның дәүләт...
-
Азнакай электрчылары беренчелекне яулады
Әлмәт электр челтәре үткәргән "Иң яхшы бригада" бәйгесендә азнакайлылар беренчелекне яулады. Ярышта барлыгы 5 команда: Сарман, Мөслим, Әлмәт, Азнакай электр челтәрләре коллективлары катнашты. Шамил Исхаков, Руслан Хәкимов, Артур Хәйруллин, Лилия Сабировадан торган Азнакай командасы барлык этапларны уңышлы узды. Һөнәри осталыклары буенча Лилия Сабирова "Иң яхшы диспетчер", Руслан Хәкимов "Иң яхшы...
-
Район җитәкчелеге азнакайлыларны бәйрәмнәр белән котлады
Кадерле азнакайлылар, районыбыз кунаклары! Сезне Татарстан Республикасы, Азнакай шәһәре, нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көннәре белән тәбрик итәбез. Бүген без шәһәр һәм районыбызның көннән-көн матураюын, үсүен, төзекләнүен зур горурлык хисе белән әйтә алабыз. Җирлегебездә югары темпларда яңа йортлар, балалар бакчалары, сәламәтлек саклау һәм мәдәният учреждениеләре, сәүдә-күңел ачу комплекслары, парклар, фонтаннар...