29 март 2017 яңалыклары
-
Илсөя Бәдретдиновага "тәртипсез бүләк" ясаганнар (фото)
Артист кешегә якын итеп ниләр генә бүләк итмиләр! Тамашачының чәчәк бәйләмнәре белән дисеңме, шоколадмы, төрле-төрле йомшак уенчыклар белән сөендерергә тырышуына җырчылар күнегеп тә бетте кебек инде. Ә менә Илсөя Бәдретдиновага бөтенләй көтелмәгән бүләк ясаганнар. "Нәкъ үзем кебек" ди ул. Игътибар белән карагыз әле, йә ничек, шәпме? http://matbugat.ru/news/?id=18358
-
Азнакайның Мәдәни үзәк иҗат коллективлары Чаллыдан уңышлар белән кайтты
Азнакайның Мәдәни үзәк иҗат коллективлары Чаллыда узган "Әгәр дә..." Бөтенроссия фестиваль-конкурсыннан уңышлар белән кайтты. Илдус Кашапов "Сәнгатьле сүз" номинациясендә 3 нче дәрәҗә лауреат булды. "Ихлас" фольклор ансамбле үз номинацияләрндә 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
-
Тыл ветераны Кәбир Фәттаховны район башлыгы Марсель Шәйдуллин 90 яше белән котлады. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Азнакай шәһәрендә гомер итүче тыл ветераны Кәбир Фәттаховны район башлыгы Марсель Шәйдуллин, туганнары, элеккеге хезмәттәшләре 90 яше белән котлады.
-
Чит ил паспорты булмаганнар өчен күңелле яңалык
Төркиягә Россия паспорты белән дә барып була! Төркиянең тышкы эшләр министры Мәүлет Чавуш оглы «Эн-ти-ви» телеканалына белдергәнчә, Төркия Россия туристларын эчке паспортлар буенча кабул итәргә әзер. Әлеге уңайдан алар Россия җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып барырга җыена, шул ук вакытта үз илләре гражданнарына да шундый мөмкинлек каралуын тели алар, дип яза...
-
Азнакайның яшь робототехниклары ярышты. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Азнакай балалар иҗат үзәгендә робототехника буенча берләшмәләр үзара ярыш оештырды. «Робофутбол» категориясендә Айназ Вәлиев, Раил Тимергалиев, Салават Хәбибуллин, Әмир Сәлахов иң яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. Ә «СУМО» категорииясендә беренче урынга Салават Галеев һәм Булат Габдуллин лаек булды. 2 урынга - Артур Шакиров, 3 нче урынга - Салават Хәбибуллин чыкты.