28 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Азнакайның балалар иҗтимагый оешмалары активистлары арасында «Хакым бар» дигән эшлекле уен оештырылды
Бала хокукларын яклау дөнья күләмендә күтәрелгән мөһим мәсьәлә. БМО тарафыннан бала хокуклары турында Конвенция кабул ителүгә 25 ел тулу уңаеннан шәһәребездә балалар иҗтимагый оешмалары активистлары арасында «Хакым бар» дигән эшлекле уен оештырылды. Анда укучылар үз хокуклары турында белемнәрен күрсәттеләр. Беренчелекне 9 нчы мәктәпнең «Радуга идей» дружинасы лидерлары яулады.
-
Протезлар социаль страхование фондыннан биреләчәк
Халыкны социаль яклау бүлеге хәбәр итүенчә, 2016 елның 1 гыйнварыннан соң кайбер хезмәтләр күрсәтү вәкаләтләре алар карамагыннан башка тармакка күчәчәк. Инвалидлар һәм ветераннар техник тернәкләндерү чараларын (протез-ортопед әйберләр ясау һәм ремонтлауны да кертеп), шулай ук медицина күрсәтмәсе буенча санатор-курорт дәвалауга юлламаларны һәм юлда бару-кайту чыгымнарын социаль страхование фондыннан ала башлаячаклар.
-
Иң элек – кеше мәнфәгате
Ни хикмәт, икътисад тотрыксызлана барган саен ришвәтчелек тә тамырын ныграк җәя башлый. Илдә бүгенге көндә коррупция белән хәл торышы ул аеруча баш калкыткан 2012 елдагыдан да катлаулырак. Без бу хакта газетабыз битләрендә язган идек инде. Актуаль темага әйләнгән, тормышыбызга җимергеч зыянлы бу яманлык белән көрәш районда да мөһим мәсьәләләрнең берсе...
-
Бер елда – ике китап
Туган ягыбызның табигате матур, халкы тырыш, сәләтле. Азнакайлылар моны һәрдаим исбатлап торалар. Гомере буе балаларга туган телебезне укыткан Сәрвәр Хәнипова әнә бер ел эчендә "Йөрәк түрләремнән җырларым" һәм "Яшьлеккә сәяхәт" дигән ике китап чыгарган. 25 ноябрьдә район үзәк китапханәсендә аларны тәкъдир итү кичәсе узды. Авторның туган ягына, әти-әнисенә, балаларына булган...