28 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Азнакайда пай җирләрен закон нигезендә документлаштыру бара
Пай җирләрен закон нигезендә документлаштыру бүгенге көндә районыбызда җитди мәсьәләләрнең берсе булып тора. Моның сәбәбе - халыкның җир милкенә хокукыннан файдаланырга ашыкмавында. Гомуми файдаланудагы җир участогы пай өлеше итеп бүлеп бирелгән икән, нигә аны тиешенчә законлаштырып куймаска, һаман сузарга? Ә бит бу милектән колак кагарга да озак түгел. Кызганыч, күпләр...
-
Күпчелек җинаятьләрнең төп сәбәпчесе – эчүчелек
Көнкүрештә күзәтелгән күпчелек җинаятьләрнең төп сәбәпчесе - әлеге дә шул эчүчелек. Салган башта аң томалана, кеше ни кылганын белми, тиктомалдан сугыша башлый, аның бу гамәлләре хәтта ки башкаларның үлеменә дә китерергә мөмкин. Низагның сәбәбе, гадәттә, игътибар ителми торган вак-төяктән дә килеп чыга. Сүз дә юк, зыян китермәгән тукмашып алу белән...
-
Кичә Азнакайның 5 нче мәктәп укучылары шәһәр судына экскурсия ясадылар
Шәһәр суды рәисе Йосыф Сәхапов һәм федераль судьялар укучыларга суд тарафыннан кара-лучы эшләр төре хакында сөйләделәр, балигъ булмаган гражданнарның хокук һәм бурычлары белән таныштырдылар. Балигъ булмаган балалар катнашындагы җинаять эшләре, аларга нинди җәзалар күрелүе, мондый кыңгыр юлга басуның сәбәпләре турында мисаллар белән, дәлилләр китереп сөйләүләрен үсмерләр тын да алмый, дикъкать...
-
Азнакай шәһәр прокуратурасы хәбәр итә
Азнакай шәһәр прокуратурасы хәбәр итә Шәһәр прокуратурасы тарафыннан Әлмәт районы Бишмунча авылында яшәүче 1981 елгы гр. П.га карата кыйнау факты буенча гаепләү акты расланды. Ул 1 ноябрьдә көндезен исерек хәлдә Альферовка авылында шәхси дошманлык аркасында аңлы рәвештә 64 яшьлек ир-атны кыйный. Хәтта аны үтерү белән яный. Зыян күрүче күпсанлы тән...
-
Азнакайда илкүләм “ВИЧка тест үтү” атналыгы бара
21-28 ноябрь көннәрендә илкүләм "ВИЧка тест үтү" атналыгы игълан ителде. Аның максаты - халыкны замана афәтеннән саклау, авыру очракларын вакытында ачыклау. Бу хакта безгә район үзәк сырхауханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Светлана Ибраһимова хәбәр итте. Безнең районда бүгенге көнгә 198 ВИЧ-инфекцияле кеше теркәлгән, аларның 6сы - балалар. Ни...
-
Интернет мошенникларыннан да сак булыгыз
Интернет мошенникларыннан да сак булыгыз! Алар үзебезнең арада да бар. Мәсәлән, Азнакайда яшәүче 19 яшьлек гр. Р. интернет челтәре аша Тамбов шәһәрендә яшәүчегә телефон җибәрергә ышандыра. Әмма 5600 күләмендә акчаны алгачтын, аны кесәсенә "шудыра". Ансат юл белән акча үзләштергән мошенникка карата Азнакай шәһәр прокуратурасы тарафыннан чит милекне урлау факты буенча...
-
Азнакайда ярты ай эчендә юл һәлакәтендә өч кеше вафат булган
Район юлларында һәлакәтләрнең артуы зур борчу тудыра. Аларда, нигездә, җәяүлеләр зыян күрә. Мәсәлән, соңгы ике атна ярым вакыт эчендә генә дә дүрт транспорт һәлакәтендә дүрт җәяүле зыян күргән. Аларның өчесе вафат булып, берсе тән җәрәхәтләре алган. 8 ноябрьдә Шәйхетдинов урамы юлында бер җәяүлене бәрдерәләр. Ул алынган җәрәхәтләрдән урында вафат була....
-
Азнакайдагы эшмәкәрләргә үз эшләрен башлап җибәрергә барлык мөмкинлекләр тудырылган
Районыбызда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, гомумән, үз эшен башлап җибәрүчеләргә җирлек тә, мөмкинлекләр дә зур. Эшмәкәрлек эшчәнлеге башланып киткән 1990-92 елларда халыкның аларга карашы бөтенләй башкача, дөресен генә әйткәндә, бер дә яратып бетермиләр иде. Бу аңлашыла да, чөнки баштан эшмәкәрләребез нигездә сату-алу (каяндыр товар алып кайтып, арттырып сату) белән...