28 октябрь 2013 яңалыклары
-
Азнакайда хоккей буенча Россия беренчелегенә ярышлар узачак
5-9 ноябрьдә Азнакай Боз сараенда алкалы хоккей буенча 2003 елгы яшүсмерләр арасында Россия беренчелегенә ярышлар уздырыла. Анда Түбән Новгород, Ульяновск, Ижевск, Әлмәт, Түбән Кама һәм Азнакай командалары көч сынашачак. 9-10 ноябрьдә исә "Ак Барс"ның яшь хоккейчылары уены көтелә.
-
1 ноябрьдә Азнакайда зур бәйрәм ярминкәсе узачак
1 ноябрьдә Азнакай шәһәренең Сөембикә урамында Авыл хуҗалыгы һәм җитештерү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм ярминкәсе була. Бу көнне агропредприятиеләр, шәхси хуҗалыклар, эшмәкәрләр, сәүдә оешмалары киң ассортиментта үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Район һәм шәһәр Мәдәният йорты каршында авыл хуҗалыгы күргәзмәләре була. Килегез! Күңелле музыка, чәй өстәлләре дә сезгә бәйрәм кәефе...
-
Диспансерлаштыру Азнакайда акрын бара
Илкүләм мөһим чара - халыкның сәламәтлеген кайгырту максатында оештырылган диспансерлаштыру районда планлаштырылганга караганда акрын бара. Аны үтәргә тиешле халыкның әлегә яртысы гына поликлиникага килгән. Ә бит ел ахырына якынлаша. Әгәр поликлиникага килүчеләр саны көненә 2,5 тапкырга артмаса, диспансерлаштыру планы үтәлеп бетмәскә мөмкин. Шуңа да райондашларның активлыкны арттыруы, үз сәламәтлеге турында...