28 май 2014 яңалыклары
-
Азнакайда мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналары өчен түгәрәк өстәл узды
"Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналары өчен түгәрәк өстәл узды. Анда гаиләнең роле, балаларның иҗади һәм социаль мөмкинлекләрен тулырак ачу өчен уңай мөхит тудыру турында сөйләшү барды. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар проблемаларын ата-аналар күзлегеннән күрә алды, тәрбия һәм белем алуга...
-
Азнакайның “Калинушка” ансамбле “Каравон”нан рухланып кайтты
Лаеш районында уза торган "Каравон" рус фольклоры бәйрәмендә Азнакай Мәдәният йорты каршындагы "Калинушка" ансамбле сигезенче елын катнаша. Быел бөтен дөньяга танылган "Бурановские бабушки" чыгышлары белән куандырды. Сәүдә рәтләрендә нинди генә кул эшләре юк! Азнакай эшмәкәре Галина Герк та үзенең курчакларын алып килде. Фестивальдә катнашучыларның костюмнары күзләрне камаштырырлык иде. Безнең ансамбльне...
-
Азнакайда урманнарга керү чикләнә
Районыбыз биләмәсендә артык кызу һәм коры көннәр урнашты, һава температурасы 29 градуска кадәр күтәрелә. Шул сәбәпле, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 959 нчы карары буенча урманнарда махсус янгынга каршы режим кертелде. 23 майдан башлап халыкка һәм транспорт чараларына урманга керү 21 көнгә чикләнә.
-
Балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм Азнакайда 30 майда узачак
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан 30 майда 17.00 сәгатьтә шәһәребезнең Ишкәев исмендәге ял паркында күңелле бәйрәм оештырыла. Сезне иң яхшы сәнгать коллективларының чыгышлары, спорт ярышлары, төрле конкурслар көтә, аттракционнар эшли.
-
Азнакайның “Фантазия” вокаль ансамбле “Йолдызлык” фестивалендә җиңде
"Йолдызлык" республика фестивалендә катнашып, ел саен азнакайлылар уңышлары белән куандыра. Быел балалар сәнгать мәктәбенең "Фантазия" вокаль ансамбле кече яшьтәгеләр арасында беренчелекне яулады. Җитәкчеләре - Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвира Шәйхуллина һәрчак яңалыкка омтыла. Бу юлы да ул рок музыка элементлары өстәп, "Биеп кал" дигән татар халык җырына үзенчәлек керткән....
-
Салкынча көннәр ялларга кадәр сакланачак
Азнакайда сизелерлек суытты. Татарстан синоптиклары хәбәр итүенчә, бүген районда кояшлы аяз көн булачак. Җил төньяк-көнчыгыштан, көчле, секундына 6 метр тизлектә исә. Көндез Азнакайда һава температурасы 15 градустан та югары күтәрелмиячәк. Төнлә исә +10 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе. Шушындый һава торышы...
-
Азнакайда “Иң яхшы авыл җирлеге” бәйгесе старт алды
Мәгълүм булганча районыбызда ел саен "Иң яхшы авыл җирлеге" бәйгесе уза. Бүгенге көндә махсус комиссия үз эшен башлап җибәрде: авыл җирлекләренең төзеклеген, яшелләндерү, чисталыгын, халык өчен тудырылган уңайлы шартларны ... һәммәсен барлап, урыннар билгели. Җиңүчеләр Сабан туенда билгеле булачак, аларга тантаналы шартларда бүләкләр тапшырылачак. Бәйгедә иң төзек, матур ихаталар да...