28 апрель 2017 яңалыклары
-
Маяк кунаклар җыйды: сайтта һәм газетада барган шигърият һәм әбүнәче бәйгеләренә йомгак ясады. ФОТОРЕПОРТАЖ.
-
Халыкара бәйге Азнакайның яшь музыкантларына җиңү алып килде
Казанда халык уен коралларында уйнаучыларның I халыкара "Идел буе кубогы" бәйгесе узды. Анда Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары да катнаштылар. Зиатдинов Рубис I дәрәҗә, Шәвәлиев Амил - III дәрәҗә лауреат, Равилов Газинур дипломант булды (укытучылары Флюра Әбсәләмова).
-
Азнакайлыларны “Урман утырту көне” акциясенә кушылырга чакыралар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Әйләнә-тирәбездә күпме генә агач булмасын, яшеллек беркайчан да артык булмый. Бу уңайдан җирлегебездә ел саен масштаблы эшләр башкарылып тора. Республикабызда уңай экология вәзгыяте булдыру максатында, 29 апрельдә табигатьне саклауга багышланган "Урман утырту көне" уздырылачак. Әлеге акция кысаларында 8.00 сәгатьтә шәһәрнең Сабантуй мәйданында һәм Илбәк авылында (9.00 сәгатьтә) агач утырту оештырыла.
-
Азнакай тулы куәтенә чәчүгә кереште. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Районыбызда басулар тигез булып җитеште. Зур Сукаеш авылы басуында борынгы бабаларыбызның йола-гадәтләренә тугры калып, изге теләкләр теләп, дога сүзләре белән язгы чәчү эшләрен башлап җибәрделәр. Анда районыбыз, хуҗалыкларга беркетелгән оешма-предприятие җитәкчеләре, аксакал игенчеләр, авыл башлыклары бердәм булып җыелдылар. Ул бәйрәм төсе алды.